Добавить новость
103news.com
World News
Март
2016

Туйга тамаданы ничек сайларга?

0

Иксез-чиксез дөньяда бер-берегезне таптыгыз һәм өйләнешергә уйлагансыз икән, сезнең беренче гаилә бәйрәмегез туй мәҗлесе булыр. Туйда иң кирәкле кеше – тамада. Ул мәҗлесне күңелле итүче. Тәртип һәм гармония тамададан тора.

Тамада белән туйга кадәр күрешеп сөйләшергә кирәк 

Әгәр белгән тамадагыз булса, аның белән телефоннан сөйләшеп алыгыз. Тамада күрешеп тормаска тәкъдим итә итә икән – сезнең алда йә үз эшенең остасы - суперпрофессионал, йә шыр надан. Чөнки туйга кадәр күрешеп, сез тамаданың сөйләшү рәвешен, фикерен матур һәм аңлаешлы итеп белдерәме икәнен, тышкы кыяфәтен бәяләргә тиеш. Ә яхшы алып баручы сезгә видеоролик күрсәтеп, уеннар-чараларның эчтәлеген аңлатыр. 

Тамада хезмәте өчен түләү 

Бик арзан, йә шаккаттыргыч югары бәя сезне шиккә салырга тиеш. Дилетантлар һәм яңа башлаучылар аз бәя сорый. Арзанга кызыгып, туегызны көлкегә калдыруыгыз да ихтимал. Бик югары бәя куелган тамада исә, бер яки берничә арадашчы аша эшләргә мөмкин. Иң яхшы дигән очракта, кыйммәтле тамада чыннан да үз эшенең остасы, талантлы алып баручы да булып чыгар. 

Тамада эшенең үзенчәлекләре 

Туйда, гадәттә, кунакларның күбесе үзара таныш булмый. Еш кына алар үзләрен уңайсыз хис итеп, рәхәтләнеп ял итә алмый утыра. Тамаданың осталыгы: шушы кешеләрне берләштереп, бәйрәм оештыру. 

Соңгы елларда безнең илдә халык иркенләп күңел ача белми, тарсына торганга әйләнде. Тамада менә шул кешеләр белән бәйрәм атмосферасы, күтәренке кәеф тудырырга тиеш. 

Тамада вазыйфалары 

• Кунакларны ишектән каршы ала. 
• Биюләрне оештыра, өстәл артына утырта. 
• Өстәлдән-өстәлгә йөреп, кунаклар белән таныштыра. 
• Музыка белән җитәкчелек итә, тостлар, кунаклар өчен белдерүләр әйтә: мәсәлән, күрше бүлмәгә торт кисәргә чакыра. 
• Көтелмәгән хәлләрне тиз генә чишә, мең дә бер вак-төякне башкарып, хуҗаларны кыен хәлләрдән коткара.

http://tuylar.ru/







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России