Татарча «Лабутены» җыры «Алабута» интернетны шартлатты [+АУДИО]
«Ленинград» төркеменең «Экспонат» дигән җыры зур шау-шу уятты. Аның клибын ютубта 56 млн кеше караган. Җырның цензурасыз версиясе дә, телевизорга чыгарырлык тәртипле варианты да бар. Менә хәзер татарча версиясе дә пәйда булды.
«Алабута» җырын Айсылу Габдинова башкара. Продюсер - Илфак Шиһапов. Җырның сүзләре авторы - Данил Сәфәров.
Җыр таралуга, авторларга Россиянең төрле төбәкләреннән шалтыратулар башланган. Хәтта Казахстан, Төркия басмалары да аудионы бастырган.
