Шәһәр үзәгендә Ветеринария пункты калка
Шәһәрнең Баныкин урамында республика программасы буенча участок ветеринария пункты сафка баса. Блоклы-модульле бинаны Азнакай “Нефтемаш” заводы монтажлый. Әлеге объект - районда өченче ветеринария пункты.
Биредә йорт хайваннары, дүрт аяклы дусларга ветеринария ярдәме күрсәтү, дәвалау белән беррәттән, ветеринария документлары да бирелә. Пунктта шулай ук аптека да булачак. Клиникада табиб Арсен Ишмурзин, ветеринария фельдшеры Наталья Семенова эшләячәк. Алар шәһәр һәм Мирный, Иске Зәй, Икмәк кабул итү предприятиеләре, Воздвиженка, Карамалы бистәләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Модульле корылма уңайлы урында, ул 56 квадрат метр мәйдан били.
-Программа буенча күп шәһәрләрдә типовой ветеринария пунктлары ачылуын ишетә идек. Зәйдә дә шундый пункт булуга сөенәбез. Шәхси секторда мал асрап яшәүче шәһәр халкы өчен әлеге үтә кирәкле хезмәт якында булачак, белешмә алу өчен дә әллә кая йөрисе булмаячак, - ди Гариф ага Бариев.
Клиниканың бинасы әзер, алга таба анда инженерлык коммуникацияләре эше башкарылачак, янәшә-тирәсе төзекләндереләчәк.
Әйткәнебезчә, мондый ветеринария пунктлары Кадер һәм Чыбыклы авылларында ачылды. Кадердәге пункт Кадер, Югары Пәнәче, Бигеш авыл җирлекләренә караган 21 авылга, бер агрофирмага, 8 крестьян-фермер хуҗалыгына; Чыбыклы ветеринария пункты Чыбыклы, Сәвәләй, Төги, Якты Күл, Гулкин авыл җирлекләре карамагындагы 17 авылга, бер агрофирмага, 7 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтә. Әлеге төбәкләр халкы яңа заманча ветеринария пунктлары һәм алардагы белгечләр күрсәткән хезмәттән канәгать.
