Добавить новость
103news.com
World News
Март
2016

Күрсәтерлек тәҗрибә дә, алдынгы алымнар да җитәрлек

0

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә кунаклар булып китте – күрше Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Аллагулово авылы мәктәбе укытучылары гимназия педагогларының балаларны компетентлы үрнәк шәхес итеп тәрбияләү тәҗрибәсе белән таныштылар.

Баштан ук шуны әйтергә кирәк: кунаклар өчен гимназиядәге күп нәрсә әлегә хыял гына икән. Аллагулово мәктәбе директоры Марс Яппаров:

–Сездәге җиһазлар, мөмкинлекләр безнең мәктәпләрдә сирәк күренеш шул,–дип яшермичә әйтеп куйды.

Гимназия коллективы (монда сүз укытучылар, техник хезмәткәрләр генә түгел, укучылар турында да, билгеле) кунакларны каршылаган минуттан үзенең ачык күңелле, итәгатьле, игътибарлы һәм бердәм команда булуын күрсәтте. Башта укытучылар ерактан килгән коллегаларын иртәнге чәй һәм концерт белән сөендерделәр. Гимназия директоры Фәридә Яруллина, аның милли мәгариф буенча урынбасары Лилия Әһлиуллина кунакларны һәм районның башка мәктәпләреннән килгән укытучыларны үзләре, ягъни гимназия белән таныштырдылар, хәтта кыска гына видеофильм да күрсәттеләр. Район мәгариф идарәсе методисты Рәйсә Яруллина тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган бу конференциянең эш программасын билгеләде. Аннары инде анда катнашучылар, дүрт зур төркемнәргә бүленеп, рус, татар, инглиз телләре, физика-математика секцияләренә таралыштылар.

Ачык дәрес үткәрү өчен укытучыларга нибары 20 минут вакыт бирелгән иде. Әмма шушы арага да сыешты алар һәм үз тәҗрибәләреннән чыгып, бу фәннәрне укытуда иң үтемле алымнарны күрсәтә алдылар.

Гимназиядә укучылар берьюлы өч телне өйрәнә. Рус һәм татар телен үзләштерүдә аларга табигый җирлек ярдәм итсә (бу телләр алар өчен туган тел яисә үзара аралашу теле), инглиз телендә сөйләшүне балалар укытучыларыннан гына ишетә бит. Шул чикләүдән котлыу өчен укытучылар бик күп  ярдәмче әсбаплар кулланалар икән. Әнә 3 нче сыйныфлар укытучылары Гүзәл Вагыйзова белән бергәләп интер-актив тактада мультфильм да карыйлар, физкультминут игълан ителгәч, инглизчә җырлап күнегүләр дә ясап алалар. Ә “Полиглот” түгәрәген алып баручы Алия Зәйдуллинаның укучылары “Бремен музыкантлары” әкиятен инглизчә сәхнәләштергәннәр.

Гимназияне атлап керүгә күңелгә шунысы хуш килә – биредә татар телендә теләп һәм яратып сөйләшәләр. Бу, билгеле, әлеге фәнне укыткан мөгаллимнәр һәм өстәмә белем бирү педагоглары тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Лилия Әһлиуллина, Алия Шәйхетдинова, Лилия Сафина, Венера Фәсахова – I категорияле укытучылар, аларның дәресләрендә балалар бер минут тик тормый, эзләнә, уйлана, туган телебезнең тирәнлеген һәм матурлыгын аңларга өйрәнә.

Конференциядә ачык дәрес күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашкан һәр укытучы кунаклар алдында бар осталыгын ачып салырга тырышты. “Сыйныфтан соң эшчәнлек” дигән өлештә дә бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек: балалар остазлары җитәкчелегендә роботлар ясыйлар, техник иҗат белән шөгыльләнәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бию серләрен өйрәнәләр, спорт белән дуслыкларын ныгыталар… Барысын да санап бетерерлек түгел. Әле бит гимназиянең үз музее да бар, ул да укучыларда туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә хезмәт итә. Бер сүз белән әйткәндә, безнең гимназия үзендә укучы 250 ләп баланы киләчәктә һәр яклап җитешкән, башкалар арасында югалып калмаслык (конкурентлы дигәне шул буладыр) шәхес итеп үстерү өчен барысын да эшли. Моны конференциядә катнашкан Ульяновск өлкәсе педагоглары да күрде, аңлады. Инде тагын бер генә фикер: гимназиянең тәҗрибәсен Аллагулово авылыннан килгән берничә укытучыга гына түгел, киңрәк масштабта да күрсәтерлек. Бу укыту учреждениесе компетенция үзәге дип юкка гына аталмый икән шул.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России