Әлмәттә нәни җинаятьчеләр арткан?!
Узган ел белән чагыштырганда балигъ булмаган балалар кылган җинаятьләр саны кискен арткан.
Хәтта ул 30% ка икән. Аеруча урлау, талау, спиртлы эчемлекләр куллану очраклары күп. Бүген Әлмәт районында 241 бала социаль куркыныч санала, аларның ата-аналары эчкече. Әлеге уңайдан шушы көннәрдә балигъ булмаганнар комиссиясенең ачык утырышы булды. Нәни җинаятьчеләр санын киметү өчен профилактик чаралар күрү бурычы куелды. Мәктәпләр дә хәзер аерым контрольдә булачак.
