Добавить новость
103news.com
World News
Март
2016

Кинофильмнар сәхнәгә күчте

0

Һәр мәдәният йорты “Тормыш мизгелләре” дип аталган иҗат фестивале кысаларында төрле елларда иҗат ителгән совет кинофильмнары арасыннан үзе теләгәнен сайлап алып,  сәхнәләштереп күрсәтә. Үрнәге күз алдында булса да, бик җиңелләрдән түгел танылган актерлар уйнавын кабатлау. Мин бу фикерне юкка гына язмадым. Урта Баграж мәдәният йорты сәхнәгә күчергән кинофильмны караганнан соң туган уйлар ул. Мәдәният йорты коллективы режиссер Евгений Ташковның 1963 елда иҗат ителгән “Иртәгә килегез” комедиясеннән өзекне сәхнәләштерде.

Ерак Себердә, тайга уртасында урнашкан авылдан Фрося Бурлакова турындагы бу фильмны өлкәннәр хәтерли торгандыр әле. Наталья Тетерева башкаруындагы Фрося фильмдагы профессиональ артистка башкарган Фросядан бер ягы белән дә аерылып тормады. Хәтта сөйләшүе, йөз-кыяфәте белән дә Наташа Фросяга охшап тора иде. Аның юлында очраган мәрхәмәтле кешеләр – Николай Васильевич (Валерий Семенов), фатир хуҗабикәсе Мария Семеновна (Валентина Медиева), йомшак күңелле, аталарча кайгыртучан профессор Смирнов (Намус Насыйров), “Соңга калуың бәлки яхшырак та булгандыр әле, нервыларың бетми торыр”, дип үзенчә юатучы вахтер-гардеробщица хатын (Оксана Фролова) үз рольләрен шулкадәр оста итеп башкардылар. Гомерләре буе сәхнәдә уйнаганнар, диярсең. Әле бит, җитмәсә, тамаша рус телендә барды. Бу инде уйнаучыларның зур тырышлыгы турында сөйли, чөнки акцентсыз сөйләп, зур текстны сүзен-сүзгә кабатлауны бар кеше дә булдыра алмый. Һәр тамашада, төп геройлар белән беррәттән, кечкенә генә рольләр дә була. Алар да, күңел биреп уйнаганда, тамашаны нык җанландыралар. Ресторандагы официант (Радик Шакирҗанов), Наташа (Саядат Одинаева), Вероника Васильевна (Светлана Тазова), егетләр (Алексей Тазов һәм Вадим Моисеев) рольләре дә уңышлы килеп чыккан, тел-теш тидерерлек түгел. Аеруча Алеша Тазовның бер генә сүзле роле үзенә җәлеп итеп, залдагы тамашачыны көләргә мәҗбүр итте, чөнки аның үз-үзен тотышы, йөз хәрәкәтләрендә мәшһүр Юрий Никулин чалымнары бар иде.

Кечкенә сәхнәдә, кыска вакыт аралыгында күрсәтелгән тамаша бер генә бүлмәдә түгел, берничә аудиторияне үз эченә ала, шуңа күрә берничә декорация кирәк. Торак фатир, консерваториядә уку бүлмәсе, ресторан, гардероб-вахта, әле өстәвенә урам күренешләре – никадәр реквизит, аппаратура кирәклеге турында язмасаң да аңлашыла. Мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина җитәкләгән коллектив килеп туган кыенлыклардан курыкмыйча, барысын да җиренә җиткереп эшләгән. Фильмдагы күренешләр сәхнәдә генә түгел, тамаша залында да дәвам итте. Күмәк сәхнә күренешләрендә тамашачы да катнашкан кебек булды.

Шушы ук тамашаны 23 февраль – Ватанны саклау-чылар көнендә яңадан кабатладылар. Тамашачы белән зал тулы иде. Бу юлы инде профессор һәм аның шәкерте Фрося үзләренең моңлы җырлары белән сәхнәләштерелгән күренешкә ямь өстенә ямь өстәделәр. Халыкның күңелен күргән өчен уйнау-чыларга да, оештыручыларга да бик зур рәхмәт.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России