Добавить новость
103news.com
World News
Март
2016

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: “Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды”

0

Әлеге яшь җырчы пар кризиста да гөрләтеп яшәп ята.

Җырчы Алсу белән Азат Фазлыевларның туган көннәре бик үзенчәлекле. Азат 5 январьда туган. Шул ук көнне Азатның әнисе һәм Алсуның әтисе дә дөньяга килгән. Алсуның туган көне исә – 23 февраль. Тапкан туар вакыт...

– Алсу, “Күгәрченем-гөлкәем” кли­бындагы кебек, ирең артыннан йөрүче кызлар булдымы?

Алсу: – Булгандыр инде, бардыр. Кайчак күз йомам, карамыйм, кайчак куып җибәрәм.

– Кайчан булды бу хәл?

Алсу: – Мин бик сизгер кеше. Телефоннан сөйләшүеннән үк аңлап алам да “кара аны!” дим.

– Шулай шалтыратучы кызлар бармы?

Алсу: – Ничек булмасын!

– Азатның хыянәт иткәне бармы?

Алсу: – Юк.

– Йөз процент беләсеңме?

Алсу: – Юктыр дип уйлыйм. Үзенең башы булырга тиеш...

– Азат кызарды...

Азат: – Соң, “хыянәт иттеңме-итмәдеңме”, дип, тузга язмаган сораулар биреп утырасың ич!

– Ирне хыянәт итүдән фәкать Аллаһы Тәгаләдән курку гына тотып тора, диләр.
Алсу: 
– Ир-атларның хыянәтенә хатын-кызлар үзләре гаепле. Йомшак күренсәм дә, нык кешемен. Рәнҗетсәләр, әгәр дә безнең гаиләне таркатырга, балаларны ятим итәргә телиләр икән, өзеп атарга мөмкинмен.

– Кеше бит көнләшә, сез бит машалла, матур пар!

Алсу: – Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды, ләкин Азат юләр түгел, беркөнлек кызларны гаиләгә алыштырмый. Ул – акыллы ир-ат.

– Кемнәр? Исем-фамилияләрен әйт әле.

Алсу: – Әйтмим. Аларның бик яхшы итеп арт сабакларын укыттым. Азат та, алай булырга тиеш түгел, дигән фикерен белдерде. Акчалы, фатирлы, машиналы ир-атны нишләп әле җиңел генә юл белән үзеңә каратмаска? Азат алданмас дип уйлыйм. Андый ният белән төзелгән гаиләләр безнең эстрадада да бар. Безгә бу афәт янамас, Алла боерса.

– Арагызга өченче берәүне кертсәгез, колагыгызны борам!.. Акча кем кулында?

Азат: – Акчаны өйдә бер урынга куябыз. Айга, елга күпме эшләгәнне исәпләп барабыз.

– Күпме эшлисез?

Азат: – Октябрьдә 100 меңнәр тирәсе чыкты.

– 2014 елда күпме эшләдегез?

Азат: – Ике миллион.

– Сезгә кризис сизелми икән.

Азат: – Сизелә дип әйтә алмыйм.

Алсу: – Бәйрәмнәрне оештырып торалар, катнашып торабыз.

– Кредитлар түлисезме?

Алсу: – Айга 70 мең.

Азат: – Өйләнешкәннән бирле түлибез.

– Ничә автомобилегез бар?

Азат: – Берәү генә.

Алсу: – Минем правам юк.

– Азат, син нинди әти?

Азат: – Өйдә азрак булгач, кайвакыт йомшаклык күрсәтәм. Өйдә озак булсам, орышып та алам, кырыс мин. Ике малай бит, ду китерәләр.

Алсу: – Аязга – алты, Ильяска ике яшь. Икесенә дә исемнәрен әтисе кушты. Ильяс бөтен җырларыбызны җырлый. Татар җырларын гына тыңлый. Аяз биюгә йөри, бик матур бии. Концертыбызга әзерлибез.

– Әти-әниләрегез турында да сүз куертыйк инде.

Алсу: – Мин Балтач районы, Куныр авылыннан. Энем өйләнмәгән, сеңлем кияүдә. Әтием Фидаил Дәүләтгәрәев “КамАЗ” шоферы иде, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре. Хәзер фермер. “КамАЗ”ы, тракторлары бар, маллар тота, атлар асрый. Энем аграр университетны тәмамлады, авылда яши. Әни мәктәптә хезмәткәр булып эшләде.

Азат: – Мин Әтнә районы, Күәм авылыннан. Әти белән әни икесе генә яшиләр, эшләмиләр. Әнием мәктәп директоры, әтием колхозда янгын сүндерүче булып эшләде. Роза апам “Алтын” кибетендә эшли, Марат абыем төзелеш буенча эшмәкәр.

– Характерларыгыз ничек соң?

Азат: – Кызып китәм, соңыннан үкенәм. Гаепле булсам, гафу үтенәм.
– Ә син, Алсу, Азат кызып киткәч, елап утырасыңмы?

Алсу: – Уйлап та бирмим, үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Элек уйлый идем, хәзер юк.

– Матур яшәгән парлардан көн­ләшеп сихерләргә, бозарга мөмкиннәр, андый хәлләр белән очрашканыгыз бармы?

Алсу: – Күз тигәне бар. Концерттан соң бер ханым күзгә карап сөйләште, шуннан соң хәлсезләндем, сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ул хатын күп кешеләрдән энергия суыра икән. Дога укыйбыз. Бер әбидән тоз өшкертеп алып кайтабыз. Тоз белән бөтен җирне юам, су, ризыкларны да өшкерәм. Бозымны сизгән юк.

– Йортыгызга кеше кертергә куркасызмы?

Алсу: – Куркабыз. Йортка таныш булмаган, ошамаган кешеләрне бөтенләй кертмибез. Очрашуларны чит җирдә оештырабыз.

Габдерәхим. Акчарлак. 
 
Матбугат.ру сайтыннан алынды 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России