Филүс Каһировка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде [+ФОТО]
Татар эстрадасының моңлы җырчысы Филүс Каһировка музыка сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде.
– Кичә Казанның Филармония сәхнәсендә концертым узды. Ул хис-тойгылар белән сөенеп йөргәндә, иртән шалтыратып, дәрәҗәле исемгә лаек булуым турында хәбәр иттеләр. Президентның рәсми сайтына кереп карагач кына ышандым. Минем өчен бу – бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә һәм яраткан тамашачыма зур рәхмәтләремне белдерәм, – диде Филүс Каһиров.
