Добавить новость
103news.com
World News
Март
2016

Лаеклы пенсия ничә сум булырга тиеш?

0

Россиялеләр үз пенсияләрен лаеклы дип санамый. Алар җитеш картлыкта яшәр өчен, хәзерге пенсияне өч тапкырга арттырырга кирәк, ди.

Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүматларына караганда, пенсиянең иминият өлеше 12 582 сум тәшкил итә. Ә россиялеләр фикеренчә, лаеклы пенсия 36 мең сумга якын булырга тиеш. Хәзерге вакытта җитеш картлыкта яшәр өчен россиялеләргә пенсиягә чыккач та эшне дәвам итәргә кирәк. Шул сәбәпле, илебез гражданнары арасында пенсиягә караганда, үз хезмәт хакына өметләнүчеләр күбрәк. Әлеге мәсьәлә буенча Superjob.ru порталы махсус сораштыру да уздырган.


55-60 яшьтән узгач та, эшләүләрен дәвам итәргә планлаштырган россиялеләр респондентлар арасында 28 процент тәшкил иткән. Дәүләт тарафыннан бирелә торган пенсиягә һәм үзләренең җыелган акчаларына 19шар процент кеше ышана.

Бездә бит әле дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да эшләп килә. Аларга кертелгән акчаларга картлык көнендә бары тик 4 процент сораштырылучы россияле генә ниятләнә. Ә 3 процент халык, олы яшькә җиткәч, балалары булышыр, дип уйлый. Әлбәттә, шәхси бизнес, пассив керемгә (мисал өчен, торак мәйданнарын арендага бирү) дә исәп тотучылар юк түгел. Тик андый кешеләрнең саны бик аз. “Безнең илдә бары тик үзеңә гына ышанырга кирәк” диючеләр дә юк түгел.

Пенсиягә чыккач, эшләүләрен дәвам итәчәк кешеләр арасында 45 яшьтән узганнар күбрәк. Бу яшьтәгеләр арасында дәүләт пенсиясенә ниятләүчеләр да шактый. Картлыгын җитеш тормышта каршы алачагына, олыларга караганда, 24 яшькә кадәрге россиялеләр күбрәк өметләнә.

Тугызъеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: россиялеләр өчен эш һәрвакыт өстәмә акча эшләү чыганагы булып торган. 2009 елда гына искәрмә булган: ул вакытта 33 процент халык бары тик җыелган акчаларга гына өметләнергә була, дип санаган. 2014 елда исә респондентлар эш һәм дәүләт пенсиясенә өметләнгән.

Россиялеләр лаеклы дип санаган пенсиянең күләме – аена 35 мең 220 сум. Бу сан россиялеләрнең уртача хезмәт хакына аз гына якын. Росстат (Дәүләт статистикасының федераль хезмәте) мәгълүматларына караганда, 2016 елның гыйнварында аның күләме 32 мең 660 сум тәшкил иткән.

Россиялеләр, пенсиягә чыккач та, үз керемнәренең үзгәрүен, тормыш дәрәҗәсенең кимүен теләми. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атларның таләпләре югарырак. Көчле затлар 36 мең сумнан артык күләмдә пенсия алырга теләсә, гүзәл затлар исә – 34 меңгә якынга да риза.

Респондентларның кереме күбрәк булган саен, аларның пенсияләренә булган таләпләре дә югарырак. Мисал өчен, аена 25 мең сумнан кимрәк булган хезмәт хакы алучылар пенсияләренең 30 меңгә якын булуын тели. Ә 45 мең сумнан да артык акча алучылар исә лаеклы пенсияне 39 мең сумга якын булырга тиеш, дип саный.

http://intertat.ru/tt/







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России