Унсигез гомер өзелгән
Март башыннан бирле Татарстан юлларында 18 кешенең гомере өзелгән. Шул вакыт эчендә барлыгы 250 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларда 286 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ай башыннан бирле башкалада теркәлгән 108 юл һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, 113 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
