Марат Башаров малай көтә
Танылган актер, тапшырулар алып баручы Марат Башаров Елизавета Шевыркова белән бергә яши башлаган иде. Тиздән Марат белән сөйгәненең уртак сөю җимеше – уллары туачак.
Маратның Елизавета Круцко белән никахтан туган 11 яшьлек Амелиясе бар. Булачак әтидән бигрәк энесе туачагын Амелия көтә икән.
Маратның кызы яңа хатыны белән уртак телне тиз тапкан: ул ике гаиләсе белән берьюлы Швейцариядә һәм Төркиядә ял иткәнлеге турында яза starhit.ru.
Марат өендә хуҗабикәсе булуга чиксез шат: "Бездә һәрчак кеше: дуслар килә, элеккеге хатыным бала һәм ире белән килә – гаиләләребез тату. Кызым бер атна миндә, бер атна әнисендә яши. Без башта ук шулай булыр дип карар кылдык," – ди Марат.
