10 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 30 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә республикада явым-төшем көтелми, урыны белән – аеруча көнчыгыш төбәкләрдә, томан төшү ихтималы бар. Көньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә – 4 градус салкын булса, көндез 10 градуска кадәр күтәрелә.
