Чүлмәктәге гөмбәле пилмән рецепты
3 чүлмәккә: 500 г пилмән, 300 г шампиньон гөмбәсе, 2-3 суган, тоз, борыч, укроп, яшел тәмләткечләр, кыздыру өчен үсемлек мае.
Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга. Юылган гөмбәне шакмаклап турарга. Чүлмәккә кыздырылган суган, гөмбә салып, тоз сибәргә. Чүлмәкнең 2/3 өлеше тулырлык итеп (якынча 10-15) пилмән өстәргә. Алар өстенә кайнар су яки шулпа агызырга (алар пилмәнне әз генә капларлык булсын). Капкач каплап, духовкага куярга. 200 градуска кадәр җылытылган духовкада кайнап чыкканнан соң 20 минут тотарга.
