Лениногорскида шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
Ул - моңа кадәр «АрхГрадСтройКонтроль» нең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы булып эшләгән Табаков Александр Борисович.
Аның кандидатурасын шәһәр Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан кабул итте.
Ул Лениногорскида 1984 елда туган Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. 2011 елдан Лениногорск районында төзелеш өлкәсендә, 2014 елның гыйнварыннан «АрхГрадСтройКонтроль» нең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы булып эшләгән.
