Җәй нинди булачак? Синоптиклар августта 16 градус фаразлый
Татарстан синоптиклары апрельдән сентябрьгә кадәр уртача айлык һава температурасы фаразларын әзерләгән.
Апрельдә явым-төшем нормада булачак, уртача айлык температура 4,4 градус җылы. Майда – нормага яеын. 13 градус җылы. Июньдә – 16,9 градус җылы. Әлеге саннарны күреп кайгыга калмагыз тагын: уртача күрсәткечләрне исәпләп чыгару өчен айның барлык көннәре һәм төннәрендәге температура кушылып бүленә икән.
Июльдә синоптиклар җылының нормадан бер градуска артыграк та булачагын фаразлаган. Августта – 16,8. Сентябрьдә 11 градус. Соңгы ике айда явым-төшем нормадан түбән булачак.
