Зәйдә мәктәпләрнең профилактика отрядлары ярышты (Фоторепортаж)
Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә, белем бирү учакларында оештырылган хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика күләм бәйгенең муниципаль этабы узды. Анда 11 команда катнашты, шуларның 8е шәһәр мәктәпләреннән, 3се авыл мәктәпләреннән.
Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге бәйге елдан-ел камилләшә баруы, укучыларның таләпләрне аеруча төгәл үтәргә омтылуы белән аерылып торды.
- Быелгы конкурста Сәвәләй, Югары Шепкә, Түбән Биш авыллары мәктәпләреннән дә отрядлар катнашып сөендерде. Мондый ярышларда авыл командаларының активлаша баруы аеруча яхшы. Димәк эш шәһәр балары белән генә түгел, авыл җирлекләрендә дә көчәя дигән сүз. Хокук бозуларны профилактикалау эшенә укучы баланың үзе дә катнашуы ул тәртип мәсьәләсенә зур йогынты ясый, - дип ассызыклый мәгариф идарәсе белгече Лилия Гатина.
Бәйге барышында профилактика отрядлары тормыш иминлеге нигезләре педагоглары методик берләшмәсе җитәкчесе Александр Ширяев, “Форпост” җитәкчесе Алексей Алексеев, хәрби комиссариат вәкиле, район ветераннар Советы рәисе Марсель Хуҗин каршында стройда йөрү тәртипләрен, хәрби әзерлек дәрәҗәсен дә күрсәттеләр. Татарстан юкка гына инде соңгы биш елда Россиядә егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча беренче урын алмый, бу яшь буын белән менә шулай кече яшьтән җитди шөгыльләнү нәтиҗәсе, дип белдерде ветераннар Советы рәисе отрядларга бәя биреп.
Шулай ук командалар ел дәвамында башкарган эшләреннән тупланган презентация ясап жюри хозурына тәкъдим ителәр, хокук бозуларга каршы алып барылучы эшчәнлек буенча чыгышлар ясадылар. 3нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Рамил Баһаутдинов белдерүенчә, яшүсмерләр арасында бер-береңә тәэсир итү, яшьтәшеңне начар гамәлләрдән аралау мөмкин. Алар мәсәлән, үз мәктәпләренең “Өмет” отряды әгъзалары белән еш кына сигаретны конфетка алыштыру акцияләрендә, буш вакытны үзенчәлекле шөгыльләр белән үткәрергә юнәлтелгән чараларда катнашалар икән.
- Яшь кешенең энергиясен, аның үзенә ошаган уеннарга : шаяннар һәм тапкырлар клубларында, “Ягез әле егетләр!” бәйгеләрендә файдалану отышлырак. Буш вакыты калмаган яшүсмер хокук бозуларга бару түгел, аны уена да кертеп карамый, - ди Рамил.
Ә Түбән Биш мәктәбенең “Киләчәк балалары” отряды бәйгедә икенче ел катнаша. Быел без уку елы дәвамында отрядыбыз белән башкарган эшчәнлек югары бәяләнер дип өметләнәбез, диләр Ләйсән Гайфуллина белән Әминә Зарипова. Кызлар отряд әгъзаларының ветераннарга, өлкәннәргә даими булышлык күрсәтүе, хезмәт аша хокук бозуларны профилактикаклауга өстенлек бирелүе белән уртаклаштылар. Югары Шепкәнең “Ялкын” отряды җитәкчесе, педагог Раиф Тучин отрядның балаларны үрнәк, эшчән, җаваплы итеп тәрбияләүдә роле зур дип саный, алга таба алар мондый бәйгеләргә ныклап әзерләнүне максат итеп куя.
Ә бәйге нәтиҗәләренә килгәндә алдагы елларда үтемле чыгышлары белән районда гына түгел, республика күләмендә дә призлы урын алган 4нче мәктәпнең “Пульс» отрядының инде билгеле уңышлары бар. Быел исә һәр отряд та бер-берсеннән калышырга теләмәде. Нәтиҗәдә татар гимназиясе – I, 4нче мәктәп – II, 2нче һәм 1нче мәктәп отрядлары - III урын алды. Иң-иң команда район данын республика күләмендә яклаячак.
