Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2016

Гүзәл Хабибуллина: мин – авыл баласы! (хисләр кайтавазы)

0
Гүзәл Хабибуллина: мин – авыл баласы! (хисләр кайтавазы)

 

    Кечкенә чагымда шәһәргә бару әйтеп бетермәслек зур бер куаныч иде минем өчен. Әлеге бәхет миңа, әлбәттә, ел саен тәтемәсә дә, әни булдыра алганча җәен шәһәр күрсәтеп кайтырга тырыша иде безгә. Я шәһәрдә яшәүче берәр туганың кунакка алып китә. “Иртәгә юлга кузгалабыз”, - диеп яткан төннең рәхәтлекләрен белсәгез.

 Хыялларга бирелеп, төнне керфек какмый үткәрәсең. Әллә нинди ымсындыргыч уйлар күзгә йокы кертми. Ул чакларда шәһәрне барып күрү әкияткә тиң, буй җитмәслек бер хыял булып тоела иде миңа. Шәһәрдән кайткан кешеләрнең киемнәренә, сөйләшү манераларына сокланып, исем китеп карап кала идем. “Эх, шулар кебек булсаң иде ул!” – янәсе. Мәктәпне тәмамлап, студент булгач, киресенчә, шәһәр тузаны, шәһәрнең тынчу һавасы, ыгы-зыгысы шулкадәр үзәгемә үтте ки, шәһәрне күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Туган җирнең кадере читкә киткәч арта, дигәндәй, Казанга килеп, биш ел яшәгәннән соң, башка мин үземнең шәһәр һавасына “исереп” яши алмаячагымны аңладым. Әле бүген дә мин һаман шундый ук: шәһәргә барасы булса, төне буе йоклый алмый ятам. Тик сөенечтән түгел инде, җәмәгать, көенечтән! Ничек барып, кибетләрне айкап кайтырга да, ничек тиз генә  авылга кайтып  китәргә?  

   Атна ахыры. Кичен, эштән кайтып килешем. Язгы җылы рәхәт һава. Авыл әле тынычланырга ашыкмый. Олы юлдан авылга керүче асфальт юлдан машиналар агыла, кайдадыр кемнәрдер, кычкырыша-кычыкырыша, ялга кайткан кунакларын каршылый. Алар тавышына кушылып, этләр өргәли. Авыл урамнарына тәмле май, камыр һәм мунча исе исе таралган. Яратам да инде шушындый авыл мөхитен.

   Урамнардан узганда да һәр нәрсәгә куанып узам мин. Авылыбызның үзәк урамы аша асфальт юл үтә, урамнарына таш җәелгән, кичкә кадәр кибет эшләп тора, җаның ни тели, шуны ала аласың хәзер. Үзеннән үзе “авылда да кеше шәһәрдән ким яшәми хәзер”, – дип уйлап куясың. Капка төбе саен диярлек машина,  өйгә газы, суы кергән, ничәмә-ничә кешене эш белән тәэмин иткән дистәләгән  оешма эшләп килә: мәктәп, почта бүлекчәсе, китапханә, балалар бакчасы, җирле үзидарә, ФАП, картлар йорты, янгын сүндерү бүлекчәсе, ”Саркиз” фермер хуҗалыгы. Һәр көн авылда яшәгәнемә сөенеп, авылдашларым белән горурланып яшим мин. Чишмә челтерәүләрен, сандугач тавышларын ишетми, урман-болыннарга, шунда утлап йөрүче малларга сокланмыйча яши алмас идем мин. “Авылда яшәү авыр хәзер”, - диеп сөйләнергә ярата күпләр. Эшләмәсәң, тырышмасаң, бер кайда да җиңел түгелдер инде ул. Ә авыл, бигрәк тә, уңган, тырышларны ярата. Печәнле, җиләкле кырларны, эшчән һәм тырыш халкы, саф һавалы табигате булган, күңелгә мәңге бетмәслек илһам чыганагы биргән авылны, тынчу, ыгы-зыгылы шәһәргә алмаштыраммы соң? Бәлки бу холкыма да бәйледер. Туганнан бирле шау-шулы кампанияләрне, халык күп йөри торган җирләрне яратмыйм мин, булдыра алганча урап узарга тырышам. Мин – тынычлыкны яратучы бер авыл баласы.

   Киләчәк, әлбәттә, бер Ходай кулында. Ләкин миңа чып-чын, тулы бәхетне, рухи азыкны, дөньяларымны оныттырырлык дәрәҗәдә иҗат итәрлек дәртне авыл мөхитеннән башка бернәрсә дә һәм беркем дә бирә алмастыр, мөгаен. Бәхет өчен кешегә күп кирәкмени?

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Корноухово авылы





Губернаторы России
Москва

Собянин: Новый участок МСД на юге столицы планируется достроить до конца года





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Новый участок МСД на юге столицы планируется достроить до конца года



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

«Мгновенна нашей жизни повесть…» – музыкальный вечер к юбилею Булата Окуджавы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Spirit. Fitness откроется в ТРЦ Мегаполис

Педагоги школы №2065 вошли в ТОП-5 лучших туристских команд Москвы

Новая эра соревнований: спортивный фестиваль «Игры Лидеров» пройдет 23 июня


Ролан Гаррос

Теннисист Джокович побил рекорд Федерера по победам на турнирах "Большого шлема"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

Discover Tintex: A Hub for Premium Car Care and Customization



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России