Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2016

Балык Бистәсендә фаҗигаләр кимесә дә, юлларда тәртип аксый әле

0
Балык Бистәсендә фаҗигаләр кимесә дә, юлларда тәртип аксый әле

Агымдагы елның 1 кварталында Балык Бистәсе районы территориясендәге юлларда 8 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 2 кеше һәлак булды, 10 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Ә узган елның шушы чорында 10 авария булып, 4 кеше үлгән, 8 кеше яраланган иде. Юллардагы вәзгыять хакында район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айрат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.

Айрат Агитович, күргәнебезчә, аварияләр саны да, корбаннар да узган ел белән чагыштырганда кимегән. Моны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай тенденция дип бәяләп буламы?

Сүз дә юк, юл–транспорт фаҗигаләренең берникадәр кимүе куанычлы күренеш әлбәттә. Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкның катгыйлануы, юлларны автоматик контрольгә алу, ЮХИДИ инспекторларының фаҗигаләрне кисәтү юнәлешендә профилактик эшчәнлеккә игътибарны арттырулары уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма тынычланып калырга иртәрәк әле.

Һәлакәтләрнең күпчелеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның гаебе, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыга. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, юл кагыйдәләрен тупас бозалар, каядыр ашыгалар, кабаланалар. Узышу кагыйдәләрен бозып, руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл- транспорт һәлакәте. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган 3 айда гына да шундый 5 авария булды. Аларда 1 кеше һәлак булды, 8 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Җәяүлеләрне таптату күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. Шундый 2 авариядә 2 кеше яраланды.

Фаҗигаләрне кисәтү, юлларда тәртип урнаштыру юнәлешендә нинди чаралар күрелә соң?

Кайберәүләр уйлавынча, транспортчыларны җәзага тарту, штраф салу безнең өчен үзмаксат түгел. Безнең бөтен эшчәнлегебез фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Узган 3 айда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 542 очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 308 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 18 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 15 се узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар шактый. Аларга 91 беркетмә төзелде. 348 транспортчы куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәре, 59 автосөюче балаларны махсус креслога утыртмаганнары өчен штрафка тартылдылар.

Айрат Агитович, җәйгә дә аяк басабыз. Бу җәһәттән, автосөючеләргә теләкләрегез дә бардыр инде.

Җәйге чорда юлларда хәрәкәт бермә-бер интенсивлаша. Кыш көне йөрмәгән автосөючеләр дә ”корыч атларын” иярлиләр. Аларның күбесе машина йөртү күнекмәләрен оныта төшәләр.Шуңа да аларга аеруча игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Кайберәүләр, бигрәк тә, машина йөртү тәҗрибәсе аз булган яшьләр коры асфальт күрүгә газ педален идәнгә кадәр басарга омтылалар. Гомуми файдаланудагы юллар, урамнар узышу трассасы түгел ләбаса. Машиналарның техник торышын, тормоз, руль системасын тикшерү дә зыян булмас. Көпчәкләрнең протектор тирәнлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Боларга вак-төяк дип карарга ярамый. Алар куркынычсызлык нигезләре.

Алда әйткәнемчә, җәяүлеләрнең тәртибе дә ташка үлчим. Алардан да барлык кагыйдәләрне төгәл үтәү, сак булу сорала. Кәрәзле телефоннан сөйләшеп тиешсез урында юлны аркылы чыгучыларга еш тап булабыз. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр. Әмма бу хакта матбугатта күп тапкырлар хәбәр ителсә дә, җәяүлеләр әлеге гади генә таләпне үтәмиләр.

Ә иң мөһиме, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем, шофермы ул, җәяүлеме үзара ихтирамлы булсыннар иде.

 

Илгиз Җамалиев язып алды.

Фотосы: rating-news.ru





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы договорился о создании роботизированного завода по производству грузовых автомобилей





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала года более 4,7 тысячи жителей Московского региона оформили страховую пенсию в автоматическом режиме на портале госуслуг


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Новый участок МСД на юге столицы планируется достроить до конца года



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Андрей Макаревич

Осужденный за срыв концерта Макаревича служит с позывным "Макаревич"




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Spirit. Fitness откроется в ТРЦ Мегаполис

Хоккеисты из Красногорска завоевали бронзу на чемпионате Москвы и области

Талисман альтернативной Олимпиады в Екатеринбурге обрел имя


Арина Соболенко

«Сейчас даже счёт не помню»: Андреева сенсационно победила Соболенко и вышла в полуфинал «Ролан Гаррос»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

LeelooDolls: Revolutionizing the Sex Doll Industry



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России