Балык Бистәсе район газетасының иҗатташ дуслары бер кичәдә ике чара тамаша кылдылар
Балык Бистәсе район газетасының иҗатташ дуслары бер кичәдә ике чара тамаша кылдылар
Бүген редакция коллективы районның үзәк китапханәсендә “Без Тукай оныкчыклары” исеме астында әдәби кичә үткәрде. Кунакка “Энҗе бөртекләре” түгәрәгенә йөрүче балалар - Котлы Бөкәш, Балтач, Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Балык Бистәсе гимназиясе, 2 нче номерлы мәктәп укучылары килгәннәр иде. Алар Тукай шигырьләрен, җырларын башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм җанлы, яз җилләре кебек җылы атмосферада үтте. Катнашучыларның һәрберсе шагыйрь Вазыйх Фатыйховның китабы белән бүләкләнде.
Кичә тагын бер күркәм чарага бизәлде. Анда ел дәвамында газета белән ныклы иҗади дуслыкта булганнар хөрмәтләнде. Ягьни, редакциянең матур традицион кысаларында дәвам итүче бәйге җиңүчеләре - “Кадыйр Сибгатуллин премиясе”нең быелгы лауреатларына премияләр тапшырылды.. Быел Тукай юбилее- шигырь елы уңаеннан аны ике иҗатчыга бирергә карар кылдылар. 2015-2016 еллардагы нәтиҗәле иҗатлары һәм район газетасы битләрендә актив катнашулары өчен Балтач авылыннан Фәйрүзә Бәдәмшина һәм Корноухово авылыннан Гүзәл Хәбибуллинага тапшырылды ул. Яшь каләм ияләре өчен “Авыл офыклары” газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов быелдан үзенең шәхси премиясен булдырды. Беренчесе- быелгысы Балык Бистәсе гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Хәбибуллинага бирелде.
Гөлназ Зарипова.
Автордан: техник сәбәпләр аркасында кичәдән фотоларның тулы варианты сайтыбызда иртәгә урын алачак