«Колхоз рәисе булырга Хыялланган идем»
Көн дә иртән Югары Мәлем авыл җирлеге Советына Фәнзия Николаева эшкә ашыга. Килеп утыруга, мең төрле эш-мәшәкатькә чума ханым. Җирлек башлыгына нинди генә эш йөкләнми, кәгазь, документация эшен тавык та чүпләп бетергесез. Аның беренче вазифасы - халык мәнфәгатен кайгырту. Моның өчен, әлбәттә, һәрдаим тулыландырылып торган законнарны яхшы белү, җитәкчеләр һәм авылдашларың арасында сүзең үтемле булу шарт. Фәнзия Нәгыймовна әлеге вазифаны 36 ел тарта һәм ул - үз эшенең остасы буларак танылган, абруй казанган җитәкчеләрнең берсе. Җирле үзидарә көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында 2015 елгы эшчәнлек күрсәткечләре буенча Фәнзия Николаева “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы лауреаты буларак бүләкләнде.
Ике авылны берләштерүче җирлектә 153 хуҗалык исәпләнә, аларда 415 кеше яши. Җирлек башлыгы әнә шулкадәр кешенең тормыш-көнкүреше, иминлеге өчен җавап бирә, алар мәнфәгате сагында тора. Югары Мәлем - социаль объектларны беренчеләрдән булып оптимальләштергән җирлек. Мәдәният йорты капиталь ремонтланып, анда җирлек Советы, фельдшер-акушерлык пункты, почта хезмәте бер түбә астына җыелды. Урта мәктәп база мәктәп итеп калдырылды, анда “Чулпан” балалар бакчасы гөрләп эшли. Бакчага 20ләп бала йөри, күрше авыллардан килүчеләр дә бар. Җирлектә иң күп мөгезле эре терлек асрала. Биредә барлыгы 280 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 118е - савым сыер. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 16 хуҗалык бар.
Җирлектә халык мәшгульлеге - көнүзәк мәсьәлә. Биредә Р. Хәбриев белән Васил Хәкимуллин крестьян-фермер хуҗалыклары уңышлы гына эшли. Корбан Морзаговның гаилә фермасы да эшчәнлеген җәелдереп килә. Сөтне исә эшмәкәр Әсгать Ганиев җыя.
-Җирлектәге зур һәм мөһим эшләрне башкарганда депутатлар корпусына таянам, депутатлар Сирень Зарипов, эшмәкәр Васил Хәкимуллин, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, шәфкать туташы - һәр эшемдә булышчылар. Үзара салымны гамәлгә кертүдә дә аларның тырышлыгы зур булды, - ди Фәнзия Нәгыймовна.
Үзара салым программасы буенча җирлек шактый кирәкле эш башкарырга өлгергән. Программаның кирәкле икәнен аңлаган, аны хуплаган авылдашларыма рәхмәтлемен, ди башлык. Депутатлар белән утырышларда мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр, киңәшләшеп эшләү кирәк, киңәшле эш таркалмый ул. Советтагы даими комиссия тарафыннан да актив эш алып барыла. Җирлек биләмәсен чиста, тәртиптә тоту - өстенлекле юнәлешләрдән. Узган ел Югары Мәлем район буенча оештырылган “Иң төзек җирлек” конкурсында III урын алды. Проблемалар да юк түгел: хуҗасыз йортлар борчый башлыкны. Аларның биләмәләрен чүп баса, бу янгын куркынычы тудыра. Ул йортларның хуҗаларына кисәтү хатлары да җибәрелгән. Нәтиҗәсе генә юк.
Фәнзия Нәгыймовна җирлек, аның халкы өчен җан атып яши. Тумышы белән дә ул әлеге авылдан. Пар канатлы гаиләдә алты ел гына яшәп кала ул: әнисе Мөнәвәрә апа, яшьли тол калып, ике кыз – Фәнзия белән Миләүшәне үстерә. Тик аларга иркәләнеп үсәргә туры килми: әниләре белән иңгә-иң торып печәнен дә чабалар, утынын да кисәләр.
Үскәч колхоз рәисе булып, утын-печәнгә интегүчеләргә булышыр идем, ди ул. Авыр хуҗалык эше җелегенә төшмәсә, кыз бала колхоз тикле колхозны җитәкләр идем, дигән хыял белән янар идеме соң?.. Ир-атлар эшен башкарган Фәнзиянең күңеле шигъри җанлы да: мәктәптә укыган елларда шигырьләре еш район газетасында урын ала аның. Китапханәче һөнәрен сайлавы китапны, басма сүзне яратудан була. Түбән Биш авылында китапханәче булып эшләгән Фәнзияне Югары Мәлемгә авыл Советы рәисе итеп чакырып ялгышмыйлар. Баштагы елларда эшли алырмынмы, дип курыккан ханым ныклап эшкә керешеп китә. Авылдашлары да абруйлы нәсел кызы Фәнзия Нәгыймовнаны җылы кабул итә. Бабасы сугыш елларында авыл Советын җитәкләгән, әтисе - авылга беренче электр кертүче. Һәм шул дәвердән Фәнзия Нәгыймовна армый-талмый авыл йөген тарта. Аның эшендә тормыш иптәше Александр - зур булышчы, алар икәүләп спектакльләр уйнарга да вакыт табалар. Фәнзия ханымның Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын югары башкару осталыгы белән укуы олы залларда да көчле алкышларга күмелә. Әнисе белән бер түбә астында гомер итәләр. Уллары Руслан балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шул рәвешле, җирлек башлыгына әнисе, улы да - фикердәш, ярдәмчеләр.
Фәнзия Нәгыймовна авылдашлары ихтирамын казанучы гына түгел, аны саклый алучы да.
