Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2016

#ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив һәм иҗади катнашучыга – iPad Air

0

Санитар-экологик икеайлык кысаларында республика муниципаль районнарында #ЭКОЯЗ2016  акциясендә иң актив катнашучылар арасында  конкурс уздырыла. Конкурста республикада яшәүче барлык кешеләр, белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр катнаша ала. Ул түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: “ЭкоМәктәп”, “Эко-ВУЗ/СУЗ”, “Экогаилә”, “ЭкоПредприятие”.

Конкурста катнашу өчен әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән   территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү, флэшмоблар, кече архитектура формалары булдыру, агачлар утыру, кош оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, шигырь һәм җырлар язу, экологик акцияләр һәм башка мероприятиеләр үткәрү турында хисап бирергә кирәк. Әлеге эшләр чараны үткәрүнең актуальлеге, катнашучылар саны, активлылык, инициатива, җәмәгатьчелекне тарту,  чараны мәгълүмат чараларында яктырту буенча бәяләнә.

Конкурска материаллар электрон рәвештә 15 майга кадәр кабул ителә. Гариза белән бергә раслаучы материалларны (чара оештыру турында ирекле формада хисап, фотографияләр, массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материалларга сылтама) да җибәрергә кирәк. Конкурска нәтиҗә 20 майда ясала.

 Моннан тыш, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашу­чылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Insta­gramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.

Ишегалдын, паркны, скверны, районны, шәһәрне, республиканы генераль җыештыруда катнаш та – шул хэштег белән үз фотоңны, гаиләңнең я дусларыңның фотосын сал. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз – iPad Air. Ул Казанда 23 апрельдә узачак шәһәр өмәсенең үзәк мәйданында тапшырыла.

Конкурсның шартлары гади:

1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.

2. Хәбәрне үз битеңә күчереп салырга.

3. Конкурс фотографиясен үзеңдә #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән урнаштырырга.

4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга.

5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России