Сарсаз-Багражга - «Керәшен уены»на!
7 майда кичке сәгать 7дә Сарсаз-Баграж авылында яшьләр өчен “Керәшен уены” (“Kryashen party-перезагрузка") уздырыла. Аны керәшен җәмгыятенең яшьләр берләшмәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә оештыра. Программага халык уеннары, театрлаштырылган күренеш, керәшен җырлары һәм биюләре буенча мастер-класс һәм керәшен тематикасына багышланган бик куп чаралар кертелгән.
