Лениногорскилылар, сак булыгыз: синоптиклар көчле җил турында кисәтә
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин
Бүген көндез һәм иртәгә иртәнге 6дан 18 сәгатькә кадәр Татарстан синоптиклары республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсеннән алынган хәбәргә караганда, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.
