Юл буйлары да чиста, караулы булсын
Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында трасса, басу-кырлар буйларын һәм башка биләмәләрне тәртипкә китерү, чистарту, баганаларны агарту ныклы игътибарда тора. Әлеге җәһәттән Баграж, Кадер, Бигеш авыл җирлекләре оператив эшләде.
-Язгы чәчү кампаниясендә әлеге эшләрне үз вакытында башкару – игенчеләр өчен зур ярдәм, башка җирлекләр дә бу эшнең мөһимлеген аңлап, үз биләмәләрен тәртипкә китерсен иде. Әлеге җәһәттән электр челтәрләре хезмәтенә дә рәхмәтлебез, файдаланылмаган электр линиясе һәм баганаларны алдылар, безнең үтенечне игътибарсыз калдырмадылар, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.
Урта Пәнәче – Бура-Киртә, Пусташит – Урта Пәнәче авыллары юнәлешендә юлларны кичекмәстән грейдер һәм каток белән тигезләү бурычы тора. Юлаучылар өчен генә түгел, басуларга орлык һәм ашлама чыгару өчен заманча тракторлар, чәчү агрегатлары йөрү өчен дә юлларның уңайлы, кырлары тәртипкә китерелгән, чистартылган булуы мөһим.
