Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2016

Биниһая күпкырлы юнәлештә эшли алар

0

Бу атнада муниципаль берәмлекләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 

Ни генә әйтсәк тә, бүген  аларның “җилкәсендә” шактый авыр йөк һәм зур җаваплылык. Авыл җирендәге нинди генә мәсьәләгә килеп терәлсәң дә, алар өчен беренче нәүбәттә җирлек җавап тота. Халыкча әйтсәк: “тавык та чүпләп бетермәслек” гамәлләр кыла алар. Авыл җирлекләренең бүгенге яшәеше, бурычлары хакында киңәебрәк сөйләшү өчен район Советы рәисенең урынбасары Ильнур Ибраһимовны  сайлауны мәслихәт күрдек. Түбәндәге гәп минутларыбыз аның белән булды.

- Ильнур Галимович, бүгенге авыл җирлекләренең тормыштагы тоткан роле турында кыскача гына тукталып үтсәгез иде?

 - Чыннан да авыл җирлекләре урындагы мең дә бер мәсьәләгә җавап бирүчеләр алар. Кеше туудан башлап, аны теркәү, язылыштыру, хәрби хезмәткә озату, авылны төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау, социаль тармакларның эшчәнлеген күзәтчелегендә тоту, тагын әллә ни кадәр җаваплылык. Шушы мәсьәләләрне бер генә минутка күз уңыннан ычкындырмаска кирәк.

- Сүз дә юк, авылның йөзе авыл җирлекләренең ни дәрәҗәдә үз эшләренә җаваплы карауларына бәйле. Бу уңайдан кайсы җирлекләрнең эшчәнлеген үрнәк итеп күрсәтер идегез?

- Шөкер, андыйлар арабызда аз түгел. Алар арасында да бер башка өстеннәр шактый. Бүгенге көндә шундыйлардан Күгәрчен (авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин), Яңа Арыш (Хәлим Зарипов), Шомбыт (Николай Сергеев), Анатыш (Камил Җамалиев) авыл җирлекләрен атар идем. Әле күптән түгел генә бу вазыйфага сайлануына карамастан, Күки җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов халык арасында хөрмәт казанырга өлгерде.

Әйтик, соңгы еллардагы Күгәрчен авылындагы уңай үзгәрешләр авылның инфраструктурасын нык заманчалаштыруга китерде. Күгәрченлеләр үзара салым мөмкинлекләрен бик отышлы итеп файдалана беләләр. Су, юл мәсьәләләрендә проблеманың үзвакытында чишелеш табуын да шуңа бәйләп аңлатасы килә. Яңа Арыш җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов та үз вазыйфаларына бик җаваплы карый, авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерүдә җан атып йөрүчеләрнең берсе дияр идем аны. Авылның социаль дәрәҗәсе, төзеклеге югары икән, бу сүз дә юк, Хәлим Сәлимовичның тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Ә авыл җирлекләренең эшчәнлегенә кагылышлы мондый мисалларны берничә дистәләп китерергә мөмкин булыр иде.

- Инде бәйрәм көннәрендә сөйләшәбез икән, берничә теләгегезне дә ишетәсе һәм җирлекләрдә эшләүчеләргә җиткерәсе иде.

- Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Халыкның абруен казанып, алар белән уртак тел табып авылның тулы канлы яшәешенә ирешсәләр иде. Шәхсән үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек юлдаш булсын, дигән теләктә калам.

 

 Әңгәмәдәш

Вазыйх Фатыйхов.  

Фотосы: http://cs626519.vk.me/v626519289/4bfc/N8U7bIXtdVM.jpg







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России