Әлмәттә көннәр якшәмбегә генә җылытачак
Бу ике көндә районда һава торышы үзгәреп торачак, чираттагы циклон киләчәк.
Якшәмбегә исә болытлар таралып, көннәр җылыта башлар дип көтелә. Әлмәттә көндез 10-12 градус җылы, төнлә + 4-6 градус булачак. Көчле җил дә вәгъдә итә синоптиклар. Аның тизлеге урыны белән секундына 16-21 метрны тәшкил итәчәк.
