Гүзәл Хәбибуллина: "Без – Тукайлы милләт баласы!"
Без – Тукайлы милләт баласы!
Шүрәлеләр, убыр – албастылар,
Төшкә кереп шактый йөдәтте.
Киреләнсәк, “Әнә убыр”, - диеп,
Әнкәй бирә иде кирәкне.
“Туган тел” не тәүге көйләгәндә,
Телим идем Тукай булырга.
Ул җырларның моңын, белгән кебек
Яңгырыйсын буын – буынга.
Бөек Тукай, Бөек Исем булып,
Син яшисең безнең күңелдә.
Тоясыңдыр, һәр ел саен каб(е)рең,
Алсу чәчәкләргә күмелә.
Бер – бер артлы төрле көннәр туа,
Була агы, була карасы.
Тик кайтаваз һәрчак чыңлап тора:
“Без – Тукайлы милләт баласы!
Гүзәл Хәбибуллина,
К. Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты
Фотосы: maslova.ucoz.ru