Гөлчирә Нуриева: "Чын мөгәллим булыр өчен балаларны яратырга кирәк"
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юлбашы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен.
Шундый укытучыларның берсе ул Рушания Гаязова. Язның иң матур ае апрельдә туганга шулай ягымлы булдымы икән әллә ул? Яшьләрчә тиз-тиз адымнар белән һәркөнне үзенең башлангыч сыйныф укчыларына белем бирергә ашыга.
Югары Ырга авылының гади эшче гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе бик матур итеп гармунда уйный, әнисе җырлый. Шундый музыкага гашыйк гаиләдә матурлыкны тоярга, күрергә, сиземләргә өйрәнә. Әтисенең һөнәрен аның ике энесе дәвам итәләр.
Югары Ырга авылы мәктәбен, аннан Солтан урта мәктәбендә тәмамлый. Казанга китеп мех берләшмәсенә эшкә урнаша. Авылны бик сагынып яши. Тормышка чыкканнан соң гына авылга кайта ул. Башта авыл Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. Һәм Югары Ырга мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаша.
Укучылар һәм әти-әниләр белән уртак тел табып эшли ул. Укучылары аны бик яраталар. “Ул безнең әниебез шикелле”, -диләр алар. Мәктәптә укучылар белән төрле хәлләр була: күңелсезлекләр дә килеп чыга, борчу-мәшәкатьләр дә туып тора. Рушания Нуретдиновна бер генә проблемага да битараф калмый. Ярдәм итү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Аның менә шулай ярдәмчел, тыйнак, сабыр, сөйкемле булуы белән ул кешеләрне үзенә тартып тора. Үзенең хезмәтләре өчен район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау Грамоталары белән бүләкләнә.
Төп йортка килен булып төшә ул. Кайнанасы авылның хөрмәтле укытучысы Таһирә апа Хәмзина була. Бу вакытта аның белән әнисе Җәннәт әби дә яши. Төп йортка кем килми дә, кем генә китми. Алар өчен Рушания Нуретдиновнаның һәрвакыт ишеге ачык, ашы пешкән, йөзе ачык. Тормыш иптәше Илһам Зиятдинович җитәкче урыннарда эшли. Җитәкче кешенең эше тынгысыз бит. Тормышны бөтен итеп, гаилә җылысын саклап тотуда Рушаниянең роле бик зур була. “Капка ачып керүдә үк, мин аның кәефен белә идем”,- ди ул. Чыннан да, аның бөтен күңелсезлекләрен, шатлыкларын беренче уртаклашучы да ул була. Кайнанасы Таһирә апаны хөрмәтләп соңгы юлга озата.
Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Гүзәл белән Гөлназ Казан дәүләт федераль университетын тәмамлап, тормышта үз урыннарын таптылар. Гүзәл күрше авыл егетенә тормышка чыгып, ике малай үстерәләр.
Тормышлары җайлы гына барганда авыр кайгы кичерергә туры килә. Рушаниянең тормыш иптәше вакытсыз вафат була.
Рушания Гаязова бүгенге көндә дә башлангычлары белән. Үз балалары кебек күргән сабыйларына белем бирә. Аларны киләчәккә әзерли.
Гөлчирә Нуриева,
Тулуш мәктәбе.
Фотосы: fotodeti.ru