АЙГА КЫРЫН КАРАМА
7 май (шимбә). Рәҗәб аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.47 сәгатьтә калка, 20.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.47 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Иммунитетны ныгыту
1 әр чәй кашыгы кандала үләне (донник) һәм мәтрүшкә үләннәре, мүк җиләге, гөлҗимеш һәм күгелҗем бөрлегән (ежевика) җиләкләрен кушып, 1 литр суда чәй урынына пешерәләр, бал кабып эчәләр (озак тотарга ярамый – витаминнары бетә). Шулай ук чия, каен җиләге, балан, миләш яфраклары һәм кура җиләге чәчәгеннән пешерелгән чәй дә бик файдалы. Тукранбаш, бака яфрагы, иссоп, чабыр, кырлыган (кипрей), тубылгы (таволга) үләннәрен кушып ясалган чәй исә микробларга каршы тору үзлегенә дә ия.
8 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 1нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.16 сәгатьтә калка, 21.28 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.51 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
Хәлсезлек басса
Йокысызлык, хәлсезлек интектергәндә, баш әйләнгәндә мондый чәй булыша. 1 әр чәй кашыгы балан яфрагы һәм җиләге, миләш яфрагы һәм җиләген ярты литр кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар, көндез 3-4 кә бүлеп эчеп бетерәләр. Яисә 2 чәй кашыгы вакланган каен яфрагын 1 стакан кайнар суда 15 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
9 май (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 2нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.04 сәгатьтә калка, 22.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.55 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Шикәрне киметү
Диабет булганда, кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 3 мандарин кабыгын 1 литр суда 10 минут кайнаталар, суытып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Ашказаны җәрәхәте, нефрит, колит, энтерит авырулары кискенләшкәндә мандарин ашарга ярамый.
10 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.00 сәгатьтә калка, 23.26 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 15.59 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Бал йөрәкне ныгыта
1 әр стакан яңа сыгылган чөгендер, кишер, керән согына 1 стакан бал, 1 лимон согы кушып, бал эреп беткәнче болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 2 шәр чәй кашыгы кабалар. Ашаганнан соң исә тигез микъдарда кушылган төелгән әстерхан чикләвеге һәм бал (1-2 чәй кашыгы) кабу файдалы, чикләвекле балны 2-3 көнгә генә җитәрлек итеп әзерләү яхшы, озаграк торса, ул әчи һәм тәмсезләнә.
11 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге Ай Кысла йолдызлыгында, 8.03 сәгатьтә калка, 23.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.03 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
12 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.10 сәгатьтә калка, 0.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.07 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Дерматиттан – бәрәңге
500-800 г бәрәңге крахмалын 2 литр салкын суда эретеп, җылы ваннага кушалар, 20 минутка шул суга кереп яталар. Көнаралаш шулай коенганда, 2 айдан тире ялкынсынуының эзе дә калмый.
13 май (җомга). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.20 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.11 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Хисләре керләнгән кешеләрнең колаклары авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
Тузганак балы
1,6 килограмм шикәр, 500 грамм тузганак чәчәге, 12 чия яфрагы, 2 лимон, 6 стакан су кирәк. Чәчәкләрне чиста җирдән җыеп, юмасаң яхшырак, бөҗәкләре генә булмасын. Лимоннарны угычтан уалар да, тузганак чәчәге һәм чия яфракларына кушалар, су өстәп, болгата-болгата, сүрән утта 10 минут пешерәләр, салкынча урында тәүлек буе суыталар. Аннары марля аша сөзәләр, шикәр кушып болгаталар, сүрән утта кайнатып чыгарып, 1 сәгать пешерәләр. Суынгач, стериль банкаларга тутыралар. Мондый бал ашарга да бик тәмле, кышын исә, энергия һәм витаминнарга баетып, организмны да ныгыта.