Добавить новость
103news.com
World News
Май
2016

"Күгебезнең аяз, илебезнең тыныч булуына сөенәбез без"

0

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чарага халык иртәдән үк җыела башлады.

Бүген көн дә җылы һава торышы белән сөендерде. Әнә элеккеге мәдәният йорты каршына сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары килде. Мәйданның ике ягына тезелеп утырдылар. Мин дә алар янына килеп әңгәмә кордым. Тормышның әчесен-төчесен татыган, олы яшьтәге ветераннарның күбесе ишетеп тә бетермиләр. Хәл-әһвәлләрен сораша башлагач, һәрберсенең күзендә яшь тамчылары чагылды. “Шатлыклы күз яшьләре бу. Күгебезнең аяз, илебезнең тыныч булуына сөенәбез без. Без кичергәннәрне киләчәк буын күрмәсен иде”,-диеште алар. Араларыннан сугыш ветераны Николай Чечкин бик аралашучан булып чыкты. “Миңа 91 яшь, кызым. Масловка авылыннан килдем. Безне болай җыеп олылаганнары өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Яшь буынга сәламәтлек, аяз күк йөзе, тыныч, мул тормышта яшәүләрен телим. Мин үзем генерал. Курск дугасы янәшәсендә булган яуда катнаштым. Нинди генә авырлыклар килсә дә, каушамаска, куркып калмаска кирәк”,-диде ул. Кулына флаг тотып, ветераннарга игътибар белән карап торучы кечкенә генә малайга күзем төште. Янына килдем дә, бүген нинди бәйрәм булганын беләсеңме? дип сорадым. “Әйе, 9 май, Җиңү бәйрәме”,- дип җавап бирде. Икенче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Азат Гатауллин икән ул. Аның төгәл җавап бирүенә күңел сөенеп куйды. Бүген ул бабасының портретын күтәреп “Үлемсез полк” бәйрәм парадында катнашкан. Аның янәшәсендә басып торган дүрт яшьлек кызчыкка әнисе, бабаң да солдат булган, шулай парадларда катнашкан, дип сөйләп тора иде. Кызчык та бүген нинди бәйрәм булуын дөрес итеп әйтеп бирде. “Мин үзем Украинада туып үстем. Берничә ел Алексеевскийда яшәдек. Хәзер бу районга күченеп килдек. Балаларга тарихны яшьтән үк өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Мин сөйләгәннәрне кызым Софья тыңларга ярата”,-диде кызчыкның әнисе Мария.


Гөлназ Зарипова.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России