Район башлыгы туры элемтәгә чыкты
Бүген "Луч" каналында район башлыгы Айрат Хәйруллин туры эфирда әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирде.
Ике көн дәвамында "кайнар линия"гә 150 дән артык сорау. тәкъдим кабул ителгән иде. Туры эфир барышында аларның иң мөһимнәре генә игълан ителде, шулай ук турыдан-туры эфирга әлмәтлеләр дә кушылды һәм үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерде. Район башлыгы адресына бик күп рәхмәт сүзләре дә яңгырады, бу аңлашыла да, соңгы елларда Әлмәт күләмле үзгәрешләр кичерде, бүген дә шәһәрдә һәм районда эш кайный, яңа проектлар гамәлгә ашырыла.
Кабул ителгән барча сорауларга да җаваплар ӘМРның рәсми сайтына урнаштырылачак, шулай ук иң кызыклары "Әлмәт таңнары" газетасының җомга санында басылачак.