Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News
Май
2016

Хәтер йомгагын сүткәндә...

0
Хәтер йомгагын сүткәндә...

 

Шушы көннәрдә кадерле, яраткан әбиебез, тыл ветераны-Гатиятуллина Зифа Гыйльметдин кызының 85 яшьлек юбилее булып узды. 1931 елның 15 маенда Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында әтисе- Гыйльметдин, әнисе-Гайшә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул

.

Иске Арыш авылы мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлагач, сугыш башлана. "Без үскәндә тормышлар авыр иде, ашарга, кияргә булмады. Әтиебезнең бер күзе сукыр иде",- ди әбием. Әбием кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшли. 11 яшендә Яңа Арыш авылы лесхозына урман кисәргә җибәрәләр.Әбинең кул пиласы белән урман кискән вакытларын искә алып, чордашлары да: "Көчле, эшчән хатын иде",- дип искә алалар. 14 яшендә үзе теләп эшкә керергә дип гариза яза. Колхозда чүп утау хезмәтләрен башкара.Ат арбасы ясаганда ярдәмче эшче вазыйфасын үти.Колхоз көн саен эш хакына ярты кило икмәк бирә торган була. Аның фидакарь хезмәтләре өчен бирелгән Мактау кәгазьләре һәм медальләре әле дә саклана .

        1954 елда әбием бабам -Фәйзерахман белән гаилә корып 6 бала, дүрт кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр.Кайсы гына баласын алып карасаң да, алар мактауга лаек, үрнәк гаилә булып яшиләр.Бу гаиләне авыл халкы да үз итә, якын күрә.Әбием һәр баласын уңган, тырыш, акыллы, эш сөючән, гадел булырга өйрәткән. Иң олы кызлары –Зәмзәмия.Без аңа яратып-"Дәү апа" дип дәшәбез.Яңа Арыш авылы егете, дини гаиләдә тәрбияләнгән Фәрит исемле егет белән тормыш корып, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.Уңган, тырыш гаиләдән һәрвакыт инсафлы, итагатьле балалар үсә. Дәү апа гомере буе балалар бакчасында  пешекче булып эшләде. Лаеклы ялда булса да, авылда үткәреләгән бәйрәмнәр дәү апасыз узмый. Корбан ашлары, тыл ветераннары белән очрашу, өлкәннәр көнен билгеләп үткәндә дә ул һәрвакыт оештыру эшләрен башкара.

        Әбиемнең  икенче кызы- Миңсылу.Без аны –"Кечти апа" дип хөрмәтләп дәшәбез. Ул да әбием янәшәсеннән ерак китмичә, Яңа Арыш авылының иң чибәр егете-Галимҗан белән гаилә корып , шушы авылда 2 бала тәрбияләп үстерәләр.Кечти апа гомере буе балалар бакчасында эшләде.Пенсиядә булуына да карамастан, хезмәтен әле дә дәвам итә, җылы оекбашлар,бияләйләр, шәлләр бәйләп авыл халкын сөендерә.

       Әбиемнең өченче кызы-Наилә.Ул Казан шәһәрендә почта элемтәсендә эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда.Җизни белән матур гомер итәләр.Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.

        Дүртенче бала булып, кыз туганнардан соң, 1963 елның 3 апрелендә минем кадерледән-кадерле, яраткан, газиз әтием- Наил дөньяга килә.Ул Яңа Арыш мәктәбен тәмамлагач, район үзәгендә урнашкан СПТУ да машинист-тракторист һөнәрен үзләштерә.Укуны тәмамлау белән, әтиемне армия сафларына алалар.3 ел дәвамында Германиядә хезмәт итә ул. Бергә хезмәт иткән иптәшләре әтиемне "тырыш, батыр, көчле",-  иде дип искә алалар. Әтием колхозда күп еллар комбайнер-тракторист булып эшләде. Ел ярым очрашып йөргәннән соң, авылыбызның иң уңган, тәртипле, тырыш кызны-минем әниемне гомерлек яр итеп сайлый ул. Бер –бер артлы мәхәббәт җимешләре-3 кыз дөньяга килә. Игезәк сыңарым- Нәзилә, мин –Рәзилә, сеңлебез Рәзимә. Һәрберебез дә бүгенге көндә үзебез сайлаган һөнәр белән хезмәт итәбез, гаилә кордык, балалар үстерәбез.

Әтием- оста балта остасы иде. Аның авылда төзегән йортлары әле дә авылыбызны бизи. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, төгәллекне яратучы , кулларында ут уйната торган кеше иде ул. Аның буй –сыны, сөйләшү манерасы дисеңме, һәр яктан да бер дигән кеше иде минем әтием.

Ләкин әтиемнең гомере кыска булды. Без 10 нчы сыйныфта укыганда, әтием кинәт кенә вафат булды. Бу кайгыны әбием дә, әнием дә, туган-тумачалар да, авыл халкы да бик авыр кичерде . Һәмма кеше өчен дә көтелмәгән хәл булды.Бүгенге көндә дә әтиемнең туганнары, әбием белән бик матур, дус-тату булып яшибез.Әтиемнең вафатыннан соң, әнием безне- өч кызны аякка бастырды. Без аңа бик рәхмәтле.

Әбиемнең бишенче баласы-Фәйзехан исемле иде. Аның да гомере кыска булды. Ана кешегә баласын югалту хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юк, бу ачы кайгы ирен, әти-әнисен, якыннарын югалтуга караганда да зуррак, тирәнрәк.Ләкин әбием сабыр була белә, югалтулар ачысына тешен кысып, йөрәк ярасын учына кысып, бу бәланың соңгысы булуын тели. Ходайдан:“Бала хәсрәте күрсәтмәсен иде!” — дип сорый. 

           Әбиемнең төпчек кызы-Мәдинә.Алар тормыш иптәше белән  гаилә корып, баһадирдай, уңган, акыллы өч малай үстерделәр. Уллары- Ильфрүс, Фирдүс,  Дилүс- авылыбызның, районыбызның өметле яшь көрәшчеләре. Мәдинә апабызның  шәхси фермасы бар, кибет тоталар.Күп итеп умарта асрыйлар.Үзләренең җир биләмәләре дә бар. Чын җир кешеләре. Менә безгә кемнәрдән үрнәк аласы!

Бүгенге көндә әбием Мәдинә апалар тәрбияседә. Урыны түрдә, кадер-хөрмәттә яши.

Озак яшә, әбием. Без синең белән горурланабыз. Синең кебек сабыр, мәрхәбәтле, кешелекле, акыллы кешеләр күбрәк булса, бу дөньяда яшәве дә җиңелрәк һәм күңеллерәк тә булыр иде. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, газиз әбием.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Яңа Арыш авылы





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал о реализации проектов КРТ в столице





Москва

Отделением СФР по Москве и Московской области в 2024 году выдано решение о финансовом обеспечении предупредительных мер 323 страхователям на сумму более 129 миллионов рублей


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин заявил о росте инвестиций в Москву из-за импортозамещения



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

«Вали, Слип и Роза»: Джиган и Самойлова «высидели» птенцов




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Друг убитого в Москве скейтбордиста рассказал о его вспыльчивом характере

Хоккеисты из Красногорска завоевали бронзу на чемпионате Москвы и области

Spirit. Fitness откроется в ТРЦ Мегаполис


Ролан Гаррос

Джокович снялся с Открытого чемпионата Франции по теннису



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Диетолог Соломатина рассказала, кому стоит воздержаться от употребления яиц



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России