Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News
Май
2016

Гамил АФЗАЛ: СҮЗ ӘЙТЕРГӘ ТӘВӘККӘЛЛЕК КИРӘК...

0
Үзем турында
 
Күзләремнең нурын, 
Йөрәгемнең моңын
Кураема салып җыр итәм,
Йөзем аклыгы да,
Күңелем шатлыгы да
Минем өчен шаян җыр икән.
 
Бәхет балкыр заман,
Ә мин ятып язам...
Күпме сагыш килде өелеп!
Үзем сүнеп ятам,
Үзем көлеп ятам,
Кеше бәхете өчен сөенеп.
 
Дөнья матур, дөнья киң!
 
Күктә кояш, җирдә гөлләр,
Алда юллар, юлда мин.
Күктә йолдыз, җирдә ярым,
Сөйгән ярым гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
 
Күктә нурлар, җирдә дуслар,
Дус янында кем ятим?!
Күктә нурлар, җирдә шатлык,
Җирдә бәхет гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
 
Елгалардай еллар ага,
Елгалар елларга тиң.
Нинди чор бар, нинди ел бар
Без яшәгән елга тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
 
Юллар үтәм, юллар үтәм,
Юллар чиге кайда, дим.
Нинди ил бар, нинди җир бар
Туганүскән җиргә тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
 
Шә­рип ур­ма­ны
 
                 Нә­фи­сә­гә
 
Ти­рәягың яшел ку­ак бу­ла,
Шау ур­ман­нар үс­кән як бу­ла;
Ур­ман ша­вы төш­лә­ре­ңә ке­реп,
Уй­лан­ды­ра тор­ган чак бу­ла...
 
Әл­лә нәр­сә бул­ды бу кү­ңел­гә,
Го­мер­гә юк алай бул­га­ны.
Са­гын­ды­ра ми­не ай­лы төн­дә
Шау­лап тор­ган Шә­рип ур­ма­ны.
 
Диң­гез тө­бе ке­бек куе зәң­гәр,
Әки­ят ке­бек ур­ман эчен­дә
Сер­ле моң­нар та­бар идем мәгәр,
Ба­рып чык­сам июль ки­чен­дә.
 
То­ман төш­кән ин­де үзән­нәр­гә,
Чык су­ы­на чум­ган үлән­нәр.
Бо­так­ла­рын тү­бән игән­нәр дә,
Яман­су­лый ке­бек имән­нәр.
 
Ка­ра­гай­лы ур­ман кул­ты­гын­да
Кар­лы­ган­нар җый­ган җи­рем бар.
Куз­га­лак­лар үс­кән бо­лын­нар­да
Си­нең өчен яз­ган җы­рым бар.
 
Тир­бә­ле­шеп тор­ган чыр­шы­лар­га
Ку­на иде ку­нак җыр­чы­лар.
Шу­лар мо­ңын тың­лап кү­ңел­ләр­дә
Та­рал­ды­лар күп­ме бор­чу­лар!
 
Ши­гырь уй­лап йөр­гән сук­мак­лар­да
Бит­тән сөй­де нә­ни бо­так­лар.
Кай­тып кил­сәм, кар­шы алыр ке­бек,
Та­ныр ке­бек та­ныш усак­лар.
 
Ур­ман, ур­ман, алан­на­рың ачык.
Яр­дәм кө­теп яшел агач­тан,
Үги ана ка­һә­рен­нән ка­чып,
Ятим кыз­лар ке­реп адаш­кан.
 
Ба­бай­лар­ның,
Пе­чән чап­кан чак­та,
Егет ча­гын күр­гән ча­ган­ның
Төп­лә­рен­дә ге­нә по­сып ята
Әки­ят­лә­ре үт­кән за­ман­ның.
 
Ан­да гы­на кө­ләч яз ке­бек тә,
Ан­да гы­на мә­кер аз ке­бек;
Ан­да гы­на ай­лар аяз ке­бек,
Ан­да гы­на һа­ва саф ке­бек.
 
Сан­ду­гач­лар ки­лә, җир яшә­рә,
Яз гөл­лә­ре ке­рә әсәр­гә.
Ме­нә кил­дек ин­де таш шә­һәр­гә,
Шул ур­ман­ны са­гы­нып яшәр­гә.
 
         *  *  * 
Шау чә­чәк­ле бо­лын­нар­га ки­тәм,
Гөл­ләр исен ис­нәп йө­рер­мен;
Чык су­ы­на ма­нып, көн дә ир­тән
Янып тор­ган та­кыя үрер­мен.
 
Диң­гез ке­бек ба­су тү­ре­нә ки­тәм,
Ба­шак исе бе­лән тын алам;
Ак­кош му­е­ны ке­бек сы­гы­лып үс­кән
Арыш­лар­га ке­реп юга­лам.
 
Мин рә­шә­ле сах­ра­лар­га ки­тәм,
Нур­га чу­мып, үр­гә ом­ты­лам;
Са­мо­лёт­лар ша­вы яң­гы­рап үт­кән
Офык­лар­га ке­реп оны­ты­лам.
 
Саф кө­меш­тәй тау­лар иле­нә ки­тәм,
Күк таш­лар­га ба­сып йө­рер­мен.
Мин адаш­сам, ял­гыз егы­лыр­мын,
Җәү­һәр тап­сам, сез­гә би­рер­мен.
 
Ма­тур­лык эз­лим
 
Юк, ки­рәк­ми ми­ңа мәр­мәр са­рай,
Тө­кер­мим дә ал­тынкө­меш­кә;
Ми­ңа ипи бе­лән ка­тык ярый,
Ми­ңа рә­хәт шу­шы ки­леш тә.
 
Ми­ңа ки­рәк шә­фәкъ ал­су­лы­гы,
Ко­яш чы­гыш, ко­яш ба­е­шы;
Ми­ңа ки­рәк гөл­нең иң сы­луы,
Ты­ныч күл­нең уй­чан ка­мы­шы.
 
Ми­ңа ки­рәк ти­рән диң­гез се­ре,
Күк чи­тен­дә бо­лыт ак­лы­гы;
Ми­ңа ки­рәк дус­ның эч­кер­се­зе,
Уй­нап йөр­гән ба­ла шат­лы­гы.
 
Ти­рәяк­ны күз­ләп, ат­лап йө­рим,
Тап­тап йө­рим ел­га буй­ла­рын;
Йө­рә­ге­мә са­лып ят­лап йө­рим
Ке­ше­ләр­нең як­ты уй­ла­рын.
 
Бо­лын­нар­га чы­гам, тау бу­е­на,
Уҗым ба­су­ла­рын кү­рер­гә.
Мин чә­чәк­ләр җы­ям ил ту­е­на,
Мин ма­тур­лык эз­лим го­мер­гә.
 
Үзем бу­лып кал­дым
 
Гу­вер­нант­лар ка­рап үс­тер­мә­де,
Фран­цуз те­лен өй­рәт­мә­де­ләр.
Ду­га­лар­га кың­гы­рау­лар та­гып,
Яр­мин­кә­гә иярт­мә­де­ләр.
 
Бә­хет юк ул, ди­еп тор­ган чак­та,
Яр­мин­кә­дән кайт­кан җи­рән ат­та
Прән­нек­ләр кайт­ты бер ке­сә –
Бә­хет бар икән югый­сә.
 
Хы­ял бу­лып төш­лә­ре­мә кер­де
Кеп­ка бе­лән ял­тыр күн итек.
Пос­тау чал­бар өмет ит­кән җир­не
Кин­дер ыш­тан бе­лән хур ит­тек.
 
Ча­ба­та­га са­лам ол­ты­рак са­лып,
Арыш урып йөр­гән ба­су­лар
Кү­ңел түр­лә­рен­дә кал­ды янып,
Ә таң­на­ры нин­ди ал­су­лар!
 
Даһи уй­лар кил­мә­де­ләр агып
Кү­не­гү һәм үсү чо­рын­да.
Яр­ты го­мер үт­те хы­ял­ла­нып
Бә­рәң­ге һәм ипи ту­рын­да.
 
Ва­тан ми­ңа йол­дыз юр­а­ма­ды,
Туг­ры­лык һәм бу­рыч ха­кын­да.
Сте­на­га те­рәп со­ра­ма­ды,
Күп эш­ләр­гә куш­ты ва­кы­тын­да.
 
Кы­зыл нур­га ма­ны­лып шә­фәкъ ян­ды,
Са­ры диң­гез бул­ды ба­су­лар.
Ак тас­ты­мал бу­лып юлым кал­ды,
Ә таң­на­ры нин­ди ал­су­лар!
 
Кү­ңе­лем сез­нең бе­лән
 
Дәһ­шәт ту­лы фронт юл­ла­рын­да
Эзем кал­ма­са да,
Ту­ган ил­нең из­ге таш­ла­ры­на
Ка­ным там­ма­са да, 
Ко­рал чү­ке­дем мин ул дә­вер­дә,
Ко­рал ки­рәк чак­та.
Һәр бил­ге­сез сол­дат ка­бе­рен­дә
Ми­нем йө­рәк ята.
 
Кай җир­ләр­не са­гы­нып кил­сәм дә мин,
Ба­шым ял­гыз, ди­мәм.
Үре­ләүре­лә үр­гә ме­нсәм дә мин,
Җыр­лар эз­ләп ме­нәм.
Ят шә­һәр­дә ял­гыз йөр­сәм дә мин,
Якын дус­лар кү­рәм.
Ял­гыз икә­нем­не бел­сәм дә мин,
Кү­ңе­лем сез­нең бе­лән.
 
Хы­ял­ла­нып йө­рим бик ерак­та –
На­рат ур­ма­нын­да.
Әм­ма кү­ңе­лем ми­нем ал­гы саф­та –
Га­ләм юл­ла­рын­да.
Ми­ңа як­ты, аяз көн­нәр ки­рәк,
Җи­ләс җил­ләр ки­рәк;
Җыр язар­га хис­ле, ял­кын­лы дәрт,
Ай­лы төн­нәр ки­рәк.
 
Чә­чәк­ләр би­ре­гез!
 
Көн үтә, як­ты­раки­че­гә,
Чә­чәк­тәй го­мер­ләр кеч­ке­нә.
Та­рал­сын хә­веф­ле бо­лыт­лар,
Як­ты көн ка­ра­сын ке­ше­гә.
 
Ме­нә ул апак би­ләү­дә,
Ме­нә ул та­як­та – те­рәү­дә...
Ике кат яшә­мәс бе­рәү дә,
Чә­чәк­ләр би­ре­гез ке­ше­гә!
 
Ми­нем 100 яшь тул­гач яза­чак җы­рым
 
Күз ал­дым­да шау­лап 100 ел үт­те,
Тел зи­на­чы­ла­ры үлеп бет­те, –
Ял­ган­чы­га дөнья тар икән.
Кү­ңе­лем һәр көн ил­гә бә­хет көт­те,
Бә­хет кө­теп, уй ки­лә­бен сүт­те;
Эш­чән­нәр­гә бә­хет бар икән,
Кич­ләр зәң­гәр, таң­нар ал икән.
 
Ни­чак­лы да­һи­лар дөнь­я­га кил­де,
Ни­чак­лы нә­би­ләр дөнь­я­дан кит­те, –
Мин һа­ман да эш­лим, мин исән.
Көн­гә ка­рап кө­леп йөр­гән өчен,
Ке­ше­ләр­гә шат­лык бир­гән өчен,
Йө­рә­гем яшь, кү­ңе­лем шук икән.
Әл­лә ми­ңа үлем юк ми­кән?
 
Сүз
 
Сүз әй­тер­гә тә­вәк­кәл­лек ки­рәк,
Сүз йө­рәк­кә ял­кын үт­кә­рә;
Сүз кип­те­рә, төп ба­шы­на те­рәп,
Сүз мең­нәр­не яу­га кү­тә­рә.
 
Сүз зи­һен­не кай­рый кай­рак ке­бек,
Сүз саф­лар­ны ип­ли ко­рыч­тай;
Сүз кө­рәш­кә чы­га бай­рак ке­бек,
Сүз дош­ман­ны ки­сә кы­лыч­тай.
 
Моң
 
Ур­ман буй­ла­рын­да са­ры юр­ган,
Га­ли­я­ба­ну мон­да арыш ур­ган.
Чә­чәк исе ки­лә ти­рәяк­тан,
Зөл­хә­би­рә мон­да пе­чән чап­кан.
 
Ачык зәң­гәр һа­ва­лар­га ка­рап,
Тау би­тен­дә уты­ра ял­гыз на­рат.
Дас­тан се­рен сөй­ли җил­ләр ки­леп,
Та­һирЗөһ­рә йөр­гән җир­ләр ке­бек.
 
Кө­тү үт­кән ту­гай­лар­га ту­лып,
Ми­нем мо­ңым агы­ла то­ман бу­лып.
 




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин поздравил москвичей с Международным днем защиты детей





Москва

Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин поздравил москвичей с Международным днем защиты детей



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Рэпер Баста рассказал, на что будет претендовать его СКА




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Дептранс Москвы раскрыл детали инцидента на станции метро "Спортивная"

Пассажир остановившегося в тоннеле метро поезда рассказал о происходившем в вагоне

Певица Пелагея разделила имущество с бывшим мужем


Елена Рыбакина

Прямая трансляция матча Елены Рыбакиной против экс-первой ракетки мира на «Ролан Гаррос»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Диетологи советуют есть одно мороженое через день



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России