АЙГА КЫРЫН КАРАМА
28 май (шимбә). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.14 сәгатьтә калка, 9.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.01 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
Неврастениядән – кура җиләге
Кура җиләге тамырын һәм картайган ботакларын яхшылап юып, 1 өлешкә 10 өлеш су кушалар, сүрән утта 30-40 минут кайнаталар. Сөзеп, көненә 3-6 тапкыр өчтән берешәр стакан эчү неврастения, хроник чирләр вакытында хәлне җиңеләйтә.
29 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.24 сәгатьтә калка, 10.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.03 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Бик талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Аллергиядән дәва
4 аш кашыгы сары мәтрүшкә, 5 аш кашыгы алтынбаш, 2 аш кашыгы наратбаш үләннәре, 3 аш кашыгы тузганак тамыры, 1 аш кашыгы кукуруз чәчәге, 4 аш кашыгы гөлҗимеш җимешен ваклап кушып, яхшылап болгаталар, шуның 1 аш кашыгын 300 мл суда 12 сәгать төнәтәләр. Аннары, кайнатып чыгарып, суыталар, 4 сәгатьтән соң сөзәләр. Көненә 3 тапкыр өчтән 1 әр стакан эчәләр. Дәва курсы – 6 ай, бу вакытта спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела. Болай дәваланганнан соң организм төрле аллергик реакцияләргә бирешми башлый.
30 май (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.49 сәгатьтә калка, 12.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.05 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
Суган согы
Суган суы витаминнарга, минераль тозларга, фитонцидларга бай. 1 аш кашыгы суган согына шулкадәр үк бал кушып, бөер ташы авыруы, геморрой, томау, ашкайнату әгъзалары авырулары вакытында эчү файдалы. Ташларны эретү өчен исә мондый рецепт тәкъдим ителә: 500 г суган һәм 400 г балны сүрән утта 30 минут пешерәләр, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.
31 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.13 сәгатьтә калка, 13.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.08 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Лимонлы бал
Йөрәк авыруларын дәвалау өчен, 3/4 стакан кайнаган җылымса суга ярты лимон согын сыгалар, 1 аш кашыгы бал кушалар һәм йокларга ятар алдыннан вак-вак йотымнар белән эчәләр. 10 көн дәвалангач, 7 көн ял итәләр, аннары тагын 10 көн эчәләр һәм 4 көн ял итәләр, кабат 10 көн дәваланалар. Бер дәва курсына 15 лимон һәм 1 литр бал кирәк. Ярты елдан соң кабат шулай дәваланырга мөмкин.
1 июнь (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.37 сәгатьтә калка, 14.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
Кабыгы да шифалы
Тамак авыртканда, 2 чәй кашыгы суган кабыгын ярты литр суда кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көн буена тамакны шуның белән чайкыйлар.
2 июнь (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.03 сәгатьтә калка, 16.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Гөлҗимеш ташны эретә
Бармак кадәрле 3 кисәк гөлҗимеш тамырын ваклап, 1 литр суда пешерәләр, өчкә бүлеп, көне буена эчеп бетерәләр (Тешләргә зыяны тимәсен дип, көпшә аша эчәргә кирәк). Дәва курсы – 12 көн, аннары 10 көн ял итәләр һәм тагын 12 көн эчәләр. Төнәтмә үт куыгындагы ташларны эретә.
3 июнь (җомга). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.33 сәгатьтә калка, 17.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Табада пешкән торт
Камырга 100 г атланмай, 500 г каймак, 6 йомырка, 2 стакан шикәр, 1 чәй кашыгы сода, 3 стакан он, әз генә тоз, крем өчен 1 стакан шикәр, 2 аш кашыгы он, 1 йомырка, 1 стакан сөт, 200 г атланмай кирәк. Йомшартылган майны каймакка кушып туглыйлар, шуңа тоз, сода һәм шикәр салып күпертелгән йомырка кушып, он өстиләр, әйбәтләп болгаталар. Табада, белен пешергән кебек, кабартмалар пешереп алалар. Онны шикәр, йомырка, ярты стакан сөт кушып болгаталар. Калган сөтне кайнатып чыгаралар, шикәрле- йомыркалы онны кушып, болгата-болгата, куерталар. Суынгач, атланмай кушып, күпертәләр. Кабартмаларны крем сылап өеп, 2-3 сәгатькә суыткычка куялар, чикләвек, шоколад белән бизиләр.