Парашютчы машинаны җимергән [+ВИДЕО]
Ставрополь өлкәсенең һава-десант гаскәрләре частьендә, яшь солдатларны парашютта сикерергә өйрәтү дәресендә, көтелмәгән вакыйга була.
Парашютчы-инструктор мастер-класс күрсәтәм дип, ялгыш командир урынбасарының җирдә торган машинасына килеп төшә. Нәтиҗәдә, автомобильгә шактый гына зыян килә. Ford Kuga автомобиленең арткы тәрәзәсе коелып төшә. Инструктор сүзләренә караганда, 20 ел дәвамында 508 тапкыр парашюттан сикереп аның мондый вакыйга очраганы булмаган. “Күктә җил секундына 33 метр тизлек белән иссә, астарак ул бөтенләй тынды. Шул сәбәпле мин траекториямне югалттым”, - ди ул. Машина хуҗасы исә әлеге очрак буенча артык шау-шу куптармый, иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә булган.