Бәхетле әниләрне "Нечкәбил" бәйгесендә катнашырга чакыралар
1 июньнән Татарстанда «Нечкәбил» XII Республика бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый.
Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылучы бәйгегә матур гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерүче, һәр эштә уңган-булган әниләрне катнашырга чакыралар. «Нечкәбил» - халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итеп яшәүче бәхетле гаиләләр тарихын күрсәтүче иҗади проект. Быелгы бәйгегә гаризалар кабул итү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.