Әлмәттә йөзләгән полиция. Ни булыр бу?
Әлмәт халкының иминлеген 207 полиция хезмәткәре саклаячак. Моңа өстәп 60 шәхси сак оешмасы хезмәткәрләрен җәлеп итү каралган.
Киләсе атнада булачак зур бәйрәм-Сабантуйда терракт һәм урамнарда ызгыш-талаш булмасын өчен иминлекне саклауга эчке эшләр министрлыгы җәлеп ителәчәк. Полиция һәм шәхси сак оешмаларыннан тыш безнең иминлекне ирекле халык дружиналары да саклаячак. Кыскасы, Сабантуй вакытында мәйданда 300 гә якын полиция вәкиле булачак. Исегезгә төшерәбез, Сабантуй бәйрәме Әлмәттә 5 июнь көнне булачак.