Синоптиклар яшен, боз һәм кызу көн фаразлый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 29 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез урын белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең көн дәвамында юнәлеше үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.
Татарстанда һава температурасы төнлә – 13-18, көндез 32 градус җылы.
30 майда төндә күпчелек районнарда яңгыр ява. Һава температурасы 11 градус җылы булыр дип фаразланыла.