Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2016

Әлмәт полицияләре Ауропадан калышмый

0

Әлмәттә быел сафка басачак заманча велоюлларның тагын бер уңайлыгы булачак – хәзер полиция хезмәткәрләре дә патрульга велосипедта гына йөриячәк.

Дөрес, бу барлык урамнарны да ике тәгәрмәчле атта карап торачакларын аңлатмый. Ә беренче чиратта тиз арада йөреп чыгарга кирәк булган, автомобиль белән кереп булмаган урамнарга велосипедлар биреләчәк. Ял итү урыннары мәсәлән. Күлләр шарлавыгының озынлыгы гына да 7 чакрымны тәшкил итә. Узган ел сафка баскан «Шәмсенур»  паркын кизү тору да шактый вакытны ала – аркылыга-буйга аны йөреп чыгар өчен 3–4 чакрым юл узарга кирәк. Шуңа да район җитәкчелеге Әлмәт полиция бүлегенә заманча дүрт велосипед тапшырырга карар кыла.

-         Шәһәр бик тиз үсә: яңа объектлар, парклар ачыла. Безнең өстә аларда

тәртип урнаштыру, халык иминлеген саклау бурычы тора. Шуңа да велосипедларның файдасы бик зур булачак. Алар белән тиз арада кирәкле урынга барып җитеп була. Димәк, тәртип бозучылар да хәзер ныграк уйлый башлаячак – полиция хезмәткәрләре аларны кайнар эздән үк тоткарлый алачак, - диде эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге начальник урынбасары Илшат Шәмсин.

Әйтергә кирәк, велосипедлы патрульләр Ауропа һәм Америка илләрендә  инде күптәннән бар. Бу беренче чиратта оператив эш алып бырырга ярдәм итә, экологик яктан да әлеге транспорт чиста, ягулык сорамый. Көне-төне аяк өстендө булган полициягә менә дигән ярдәм бу, кыскасы.

Инде велосипедлы полицияләрне бүгеннән үк ял итү урыннарында күреп булачак. Шәт, якын киләчәктә шәһәр иминлегенең сыйфаты да бермә-бер артыр дип өметләник.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России