Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2016

Михаил Касымов, әтисе сукмагыннан атлаган саен, аңа рәхмәт укый

0

“Галәветдинов” фермерлык хуҗалыгында идарәчесе тракторчы Михаил Касымов белән очрашкач, 40 ел элек булган истәлекле вакыйга күңелдә яңарды. Ул вакытта бригада җитәкчесе Павел Неменкин хезмәттәше, чордашы, хужалыкның алдынгы механизаторы Семен дәдәй Касымов белән таныштырган иде.

Аның язгы чәчү батыры булып калуы турында мактап сөйләве хәтеремдә сакланган. Бер-бер артлы үсеп килүче дүрт улының да әтиләренә булышып үсүләре хакында әйткәне дә истә. Еллар узу белән  барлык уллары әтиләренең хезмәт юлыннан киткәннәр. Хуҗалыкның легендар игенчесе алар күңелендә үз хезмәтенә тирән мәхәббәт тәрбияли алган, шәп үрнәк, билгеле.

Михаил белән күрешкәч үк әтисе турында сораштырдым. Семен дәдәй әле дә сау-сәләмәт икән, күптән түгел 85 яшен тутырган. Михаил әтисенә гомере буена рәхмәтле булуын белдерде. Семен дәдәйнең СК-4 комбайны белән игеннәрне теземнәргә салып йөргәндә кыр корабы бункерында калын итеп түшәлгән хуш исле печән өстендә йоклап йөрүләрен дә сагынып искә алды.  Инде дүртенче сыйныфларда укыганда мәктәп ишек алдында тик торган МТЗ-50 тракторына утырып эчке хуҗалык эшләрендә катнашуы укытучылар һәм иптәшләре арасында малайның дәрәҗәсен үстереп җибәргән. Югары сыйныфларда укыганда кече абыйсы Геннадий белән “Сибиряк”, ”Нива” комбайннарында кырда ашлык суктыруда актив катнаша ул. Берничә мәртәбә колхоз буенча призлы урыннарга да ия булалар. Мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота.

Елларның  тиз узуын гына күр әле син. Механизаторлык стажы 40 елдан артып киткән. Шушы вакыт эчендә, мөгаен, ул иярләмәгән трактор да калмагандыр. Кечкенәдән техниканы ярата, әтисе кебек аны тәртиптә тота, сакчыл эшләтә Михаил. Бүген әнә аның 13 ел элек алган МТЗ-1221 тракторы яңа кайтканнардан бердә ким түгел. Техникаң төзек, ышанычлы булмаса җитештерүчән эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаганын яхшы аңлый егет.

Хуҗалыкта бер эштән дә читтә калмый ул. Хуҗалык идарәчесе  бу гаиләне производствода гына түгел, авылда да күпләргә үрнәк булуын  искәртте. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олысы төзелеш көллиятен тәмамлап шәһәрдә яши. Төпчек уллары үз яннарында калыр дип өметләнә Михаил. Ул әлегә 7 нче сыйныфны гына тәмамласада да, әнисе Валентинаның ышанычлы ярдәмчесе,  шәхси хуҗалыкларын алып баруда булышчы. Хуҗалыкта хезмәт кешесенә кадер-хөрмәтнең зур булуына да сөенеп яши алар. “Шулай булмаса абзар тутырып терлек асрап булыр идемени? –ди ул..

Касымовлар гаиләсе әнә шулай үзләренең тырыш хезмәтләре белән авылдашларын сокландырып яшиләр, авылны яшәтәләр.

 

Идрис Аметов.

Автор фотосы.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России