Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2014

Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез!

0
Бүген дөньяның күп кенә илләре календарында Халыкара өлкәннәр көне. Ул картаю проблемаларына багышлап үткәрелгән Бөтендөнья ассамблеясы карарларын тормышка ашыруның бер өлеше буларак 1990 елдан бирле билгеләп үтелә.
 
 
Бәйрәмнең барлыкка килү сәбәпләре җитди булса да, тора-бара ул, бигрәк тә безнең Татарстанда, алтын көзнең күңелле бер вакыйгасына әверелде. Әбиләр, бабайлар аны көтеп ала, яшьләр быел безне ничек хөрмәтләр икән, беребезне дә онытып калдырмасыннар иде, дип уйланалар, ә аннары бәйрәм үтеп киткәч тә әле, искә төшереп-төшереп бер-берсенә сөйлиләр. Димәк, олыларыбызның өметләре акланырлык, күңелләре булырлык итеп уздырасы иде алдагы ул көнне. Бездә шулай кабул ителгән инде: 55 яше тулган хатын-кызны, 60 ны тутырган ир-атны өлкәннәр, ягъни картлар категориясенә кертәләр. Әмма алар үзләре моның белән ризалашырга теләмәс, мөгаен. Чөнки тормышыбыз хәзер шулкадәр матур, ризыгыбыз мул, ә көнкүрешебездәге авыр хезмәтне техника башкара. Шуңа да пенсия яшенә җиткән өлкәннәргә күз тимәсен, диясе генә килә: алар физик яктан да яшь, матур, энергияләре дә ташып тора. Шуңа да 55-60 яшькә  җиткән  кешеләрнең күпчелеге эшләвен дәвам итә, белеме, тәҗрибәсе белән җәмгыятькә файда китерә (алар безнең районда 1200 тирәсе). Билгеле, андыйларга картлар дип әйтергә кемнең теле әйләнсен!
 
Арабызда ихтирамның иң олысына лаек Бөек Ватан сугышы ветераннары да бар. Кызганыч, сугышта катнашкан бабайларыбызның саны егермегә дә тулмый инде. Ул дәһшәтле елларда үсмер килеш колхозда хезмәт куйган өлкәннәребез 600 дән артыграк. Ирләрен яу кырында югалткан 98 тол әбиебез бар. Ветераннарның һәрберсенә учреждение-оешмалар җитәкчеләре, мәктәпләр шефлык итә, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачыклап, кирәк чакта ярдәм итәргә тырыша.
 
Ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышуны "Кайгырту" үзәге үз өстенә алды. Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең өйләрендә тәрәзәләрне җылыту, әлегә җыелмаган яшелчәләрне урнаштыру, йорт тирәсен тәртипкә китерү кебек эшләрне башкаралар.
 
Болар барысы да бик кирәкле, яхшы эш. Әмма 1 октябрь – Өлкәннәр көнендә һәр әбекәйне, һәр бабайны аларның балалары, оныклары да тәбрикләргә, тәмле конфет, һинд чәе, үзбәк җимеше белән сөендерергә онытмасын иде. Чөнки алар бит безнең газиз әти-әниебез, сөекле дәү әниебез, дәү әтиебез. Беренче чиратта аларны без, балалары карарга тиешле бит.
 
Бәйрәм  белән, кадерле өлкәннәребез! Көннәрегез якты, тормышыгыз имин, сәламәтлегегез нык булса иде. Яшьләргә акыл биреп, рухи терәк булып озак яшәгез. Тормыш бигрәк матур бит!






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России