Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2014

“Минем булачак һөнәрем”

0
“Һөнәрле утта янмый, суда батмый”. Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булсада җитештерү,   һөнәр –ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр...Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче  һәм башкалар алар минемчә меңләгән. Барысы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән-шофер бул, тракторчы буласың килә икән –тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына  белергә кирәк.Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын  сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың. Мәсәлән, укытучы булу өчен–сабырлык, балаларны ярату, табиб булу өчен–игътибарлык, пешекче  булу өчен–күңелең белән пешерергә кирәк. Һөнәр сайлау–минем өчен җаваплы эш. “Һөнәр кулдагы беләзек”, диелгән мәкальдә. 
Минем 2 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр укытучы  буласым килә иде. Мин бәләкәй чакларда  дусларым белән “укытучы уеннары” уйнап йөргән идем. Бәлки шуңа да  ул вакытта  укытучы буласым килгәндер. Миннән иптәшләрем: ”Кем булырга телисең киләчәктә?”-дигәч, мин:”Укытучы булырга телим”-диюгә, алар миңа авызларын  ачып карап торалар иде. Шулай бервакыт кинәт кенә миңа гел дә икенче бер уй килеп төште, ә табиб булсам?! Мин бу һөнәр турында бик нык уйландым. Бер генә көн түгел, ә берничә көн. Һәм әниемнән киңәш сорарга булдым: “Әнием, мин киләчәктә табиб була алырмын микән?”–дидем. Әнием миңа: “Әлбәттә, кызым, була алырсың. Минем уйлавымча,табиб булу сиңа бик килешер”–диде. Һәм шул көннән табиб һөнәрен сайларга булдым. Мин бәләкәй чакларда, авырганда, әниемнәр табиб чакырталар иде. Табибә апа килеп  җитүгә, яныңа утыра да: “Балам, кайсы төшең авырта?”–дип, ягымлы итеп сорап куя һәм  йомшак кына кулларын маңгаема куя. Ә ул кулларда күпме наз, ягымлык, җылылык бөркелә. Әйе, табиб булу өчен бит әле  ягымлы да, назлы да булу мөһим. Табиб һөнәре–бик авыр эш. Ул гади дә, дәвалаучы да, ә кемнәр өчендер ул Аллаһы Тәгаләнең уң кулы да. Чөнки табиблар кешеләрнең гомерен коткарып кала алалар, аларны күпмедер дәрәҗәдә  дәвалыйлар. Диагноз кую, операция ясау–барысы да табиблар җилкәсенә төшә. Ата-анага, дусларга, балаларга,беренче чиратта, иң авыр хәлне алар җиткерә. Һәрбер чирне уй-хисләре аша уткәрәләр. Бу һөнәр–дөньядагы  иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Табиб һөнәре гаиләдә дә,тормышта да бик кирәк. Гаиләдә берәр кеше авырый калса, аңа шунда ук ярдәм  кулы суза аласың. Мин бу һөнәремне сайлавыма үкенмәм дип уйлыйм һәм язмамны күренекле рус  язучысы  А.П Чехов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: ”Табиб һөнәре-батырлык.Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә”. 
 Айзилә Мөхәммәтҗанова 
Күгәрчен урта мәктәбе






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России