Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2014

Әткәм–шикәр, әнкәм–бал

0
“Гаиләдә шартлар нинди булса, бала да нәкъ шундый булыр”,–ди бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Кеше авыр вакытта таянычны гаиләдә таба; шатлыкларны да, якты мизгелләрне дә, кайгыны да бергә уртаклаша. Сүзем Полянка авылында яшәүче, республикакүләм “Күркәм гаилә” бәйгесенең “Эшчән гаилә” номинациясендә җиңү яулаган Хәсәновлар гаиләсе турында. 
Авыл сабантуенда ак күлмәкле, түбәтәй кигән егеткә игътибар итми кала алмады Лилия. Бу аларның танышу көннәре булды. Бер ел очрашып йөргәннән соң романтик егет бер букет чәчәк күтәреп килеп кермәсенме Лилияләргә. Әнә шулай кавышып киттеләр алар. Лилия һәр мизгелне берәм-берәм искә төшерә. Азатның авылдан китәсе килми, шуңа күрә алар шунда калалар. Кыз һәр көн район үзәгенә эшкә йөри. Ике елдан соң үзәккә килеп урнаша алар. “15 ел гомер сизелмичә узган да киткән. Үз көчебез белән йорт салып чыктык. Һәр туган көнебезгә шатланып яшибез. Иртән уянам да шөкерана кылам, Ходайдан тигезлек белән тынычлыкта исән-имин яшәүне сорыйм”,– ди Лилия апа.
–Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Сездә  ызгыш-талашлар буламы?–дим.
–Ничә ел яшәү дәверендә сүзгә килешкәнебез юк. Яшь чакта үпкәләшүебез дә бер сәгатьлек кенә иде. Хәзер аңа вакытыбыз юк.  Мин кызуырак, ә Азат сабыр кеше, шуңа күрә безнең арада бәхәс чыкканы юк, чыкса да бик тиз сүнә,–ди ул. Азат абый белән Лилия апа өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалар куанганда куанып, алар белән бергә сулап, бергә көлеп яшиләр. Кичен үбеп йокларга яткыра, иртән назлап уята ул сабыйларын. “Эштән кайткач, качышлы уйнап алабыз, аннан утырып чәй эчәбез. Кичен дәресләрен әзерләткәч, җырлыйбыз, биеп алабыз. Кайбер көнне бер-беребезгә прическалар ясыйбыз”,–ди бәхетле ана. Өченче кызлары бигрәк тә тансык бала була. Аны үзара бәхет дип атыйлар.
–Яратам сүзен бер-берегезгә әйткәнегез бармы?
–Әйе, һәр көнне әйтәбез,–ди Лилия апа. Шулчак уртанчы кызлары да сүзгә кушылды: “Алар бер-берсен бик яраталар, кочаклашып кына торалар”,–ди.
–Тормыш иптәшегезнең нинди сыйфатларын яратасыз?–дим.
–Азат бик эшчән ул, һәр эшне белеп, җиренә җиткереп эшли. Хыялланырга ярата, нәрсәдер уйлап таба. Эретеп ябыштыра, балта остасы да, машиналар төзәтә, кулыннан килмәгән эше юк, кирәк икән йорт эшләренә дә булыша. 
–Балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашмассызмы?–дигән соравыма ул менә нәрсә дип җавап бирде: 
–Балаларны яшьтән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Олы кызым алты яшеннән үк савыт-сабаларны чиста итеп юарга өйрәнде. Урамнан кергәч тә һәркайсы киемнәрен салып төреп куялар. Олысы аш-су пешерергә ярдәм итсә, уртанчысы иттарткычтан ит чыгара тора, кечесе  юылган тәлинкәләрне сөртә. Шуңа күрә минем алар белән аралашу өчен буш вакытым  кала. 
–Лилия үзе гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркә кыз дип әйтмәс идем, ул бер дә тик утырып тормый. Бакчада чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимешен үстерә. Азат янәшәсендә  йорт эшләренә булыша, шул арада камыры кабарып тулган була, тиз генә бик тәмле ризыклар пешереп ала. Без аның белән апалы-сеңелле кебек, серләшәбез, киңәшәбез,–дип сүзгә кушылды Азатның апасы Рамилә апа. 
 –Мәхәббәтне саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,–дигән сорауны бирми кала алмадым аларга.
–Бер-береңә һәрчак тугры булып, бер-береңнең карашыңнан ук аңларга, әз генә нәрсәдән дә шатлык, бәхет күрә белеп, эштән ямь табып яшәргә кирәк,–ди алар. 
Гаиләләр–имин, аларның нигез ташлары нык булсын! Бер-беребезгә һәрчак мәрхәмәтле, игътибарлы, балаларыбызга үрнәк әти-әни булыйк. 
        Гөлназ Зарипова.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России