"Казан кунакларына татарлык җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелми"
Казанда эшләүче гидлар Азатлыкка Иске татар бистәсендәге җитешсезлекләрне, сәяхәтчеләрне йөртергә су транспортының тәмам яраксыз хәлгә килүен сөйләде. Алар кибет, ресторан, кунакханәләрдә эшләүчеләр татар сүзләрен, гыйбарәләрне дә белергә тиеш ди.