"Дәүләт шурасына милли мәнфәгатьләрне яклардайлар сайланачагына ышаныч юк"
Язучылар Татар иҗтимагый үзәгенең татар телен яклап чыкмаганга, Татарстан Конституциясе бозылуга юл куйганга Дәүләт шурасы үз-үзен таратырга тиеш дигән тәкъдимен урынлы белдерү булды дип саный. Азатлык сөйләшкән язучыларның барсы да шураның таратылачагына шикләнә. Белдерү киләсе сайлауга сабак булыр дип әйтүчеләр дә бар.