Росстат: Русия халкының реаль керемнәре өч ел рәттән кими
Көнбатыш чикләүләр керткәннән һәм нефть бәяләре төшкәннән соң соңгы өч ел эчендә русияләрнең реаль керемнәре 11 процентка кимегән. 2017 ел башыннан гына да халыкның барлык түләүләрдән соң кала торган акчалары 1,4 процентка кимегән.