Казан хакимияте балалар бакчаларында Путин өчен имза җыю хәбәренә аңлатма бирми
Балалар бакчалары хезмәткәрләренә Владимир Путинның президент сайлауда намзәт булуын хуплап имза кую өчен эшкә паспортларын алып килергә кушканнар дигән хәбәрне Казан хакимияте расламый да, инкарь да итми.