Типтәрләр
XVIII йөз ахыры — XIX йөз башындагы Рәсәй законнары типтәрләрне аерым халык, хәтта аерым милләт итеп карасалар да, чынлыкта без чирмеш типтәрләрен, чуаш типтәрләрен, мордва типтәрләрен һ.б.ны беләбез. Үз халыкларыннан алар җир биләүдә һәм кайбер башка өлкәләрдә өстенлеккә ия булулары белән генә аерылганнар. Хәзерге Татарстанның көнчыгыш районнарында, мәсәлән элекке Алабуга, Минзәлә, Бөгелмә өязләрендә типтәрләр аеруча […]