"Без татарлар" – себер һәм казан татарлары бердәмлеге журналы булачак
Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте шурасының түгәрәк өстәл сөйләшүендә "Без татарлар" журналы чыгарырга, ел саен Тукай укулары үткәрергә, Себердә татар милләтенә хезмәт иткән казан татарлары турында очерклар җыентыгы бастырырга килештеләр.