Татарстан мөфтие: "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен ябу турындагы сүзләр – ялган
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ябыла дигән сүзләр дөреслеккә туры килми дип белдерде. "Әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатыннан чыгарылды, күрәсең", ди мөфти.